Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстан Президенты авыру малайга "Уральские пельмени" белән очраштырга ярдәм итте

«Теләкләр чыршысы» акциясеннән соң, 13 яшьлек Камил Бариевның хыялы чынга ашкан.

 «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашкан 13 яшьлек инвалид малай Камил Бариевның  хыялы чынга ашты. Аңа «Уральские пельмени» тамашасына билетны «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән тапшырганнар.

Камил бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында аларның концертында булды. «Әлбәттә, бу безнең өчен бәхет. «Уральские пельмени» артистлары белән очрашу аның хыялы иде», – диде малайның әнисе Гөлназ.

Камилнең әнисе артистларга пилмән формасында магнитлар, гөбәдия һәм чәкчәк бүләк итте. Камил белән аның әнисе коллективка хат та язган. Аларга иҗади уңышлар теләгәннәр һәм танышу өчен рәхмәт әйткәннәр.

«Татар чәкчәгеннән текә бернәрсә юк», – дип бәяләгән бүләкне Максим Ярица.

Татарстан Президенты Полина Щербичның һәм Вячеслав Банцыревның да теләкләрен үтәгән. Полина Яңа ел каникулларында Кремльдә чыршы бәйрәмен карарга теләгән, ә 13 яшьлек Вячеслав  зур таган турында хыялланган. Аның үз йорты ишегалдында әнисе белән таганда атынасы килгән.

Фото: Владимир Васильев

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/20/182987/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X