Рөстәм Миңнеханов халыкка янгын куркынычсызлыгы турында мәгълүматны җиткерүне активлаштырырга йөкләде

Татарстанның 17 муниципалитетында янгын вакытында һәлак булучылар саны арту күзәтелә, дип хәбәр итте Рафис Хәбибуллин.
Агымдагы елның ун аенда Татарстан территориясендә 5 021 янгын чыккан, аларда 115 кеше һәлак булган. Бу узган ел белән чагыштырганда 14,5 процентка күбрәк. Бу турыда Татарстан гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте яза.
Барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
17 муниципалитетта янгын вакытында һәлак булганнарның саны арту күзәтелә, диде Рафис Хәбибуллин. «Ел башыннан Татарстанда 15 янгында төркемләп үлү очрагы булды. Барлыгы утта 36 кеше һәлак булды», - диде ул киңәшмәдә.
Рафис Хәбибуллин хәбәр иткәнчә, 2016 елда республика җитәкчелеге социаль яклауга мохтаҗ гражданнарны һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне йорт биләмәләрендә янгын турында хәбәр итү җайланмалары урнаштыру тәкъдимен хуплады.
Бер аппарат якынча 250 сум тора. Бүгенге көндә муниципаль районнарда 6 377 йорт биләмәсендә 12 291 җайланма урнаштырылган. Татарстан Президенты «Татмедиа»га янгынга каршы куркынычсызлык, шулай ук янгын турында хәбәр итү җайланмасы урнаштыру турында халыкка мәгълүмат җиткерү буенча өстәмә эш башкарырга йөкләде.
«Бу андый зур акчалар түгел. Һәркем үз өендә шундый җайланма урнаштырырга тиеш. Бу кечкенә датчик кеше гомерен саклап калырга мөмкин», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул социаль якланмаган гражданнарга янгын турында хәбәр итү җайланмасы бюджет акчасына урнаштырылачак, дип өстәде.
Фото: архив
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/16/197061/
-
12 декабрь 2019 - 17:11Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларга старт бирәчәк ТАССРның бер гасырлык юбилее киләсе атнада «Казан Экспо» күргәзмә комплексындагы Илһам Шакиров исемендәге залда концерт белән башланып китәчәк.10900
-
12 декабрь 2019 - 16:51Артур Поляков: Искечә Яңа елны бергә каршылыйк 2020 елның 13 январенда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле үзенең “Гөргөри кияүләре +” театральләштерелгән тамашасы белән яңа концерт сезонын ачачак.9000
-
12 декабрь 2019 - 16:16Юные артисты ансамбля «Серле мэлэнчек» выступили перед детьми с ограниченными возможностями В рамках Декады инвалидов в селе Большое Афанасово прошёл концерт «И хорошее настроение не покинет больше вас»8800
-
12 декабрь 2019 - 15:25Семьям с новорожденными подарят пеленки, подгузники и средства гигиены Кабмин РТ постановил выдавать в будущем году комлект детских принадлежностей семьям, среднедушевой доход которых не превышает прожиточного минимума9100
-
12 декабрь 2019 - 15:12Минималь хезмәт хакы күләме 850 сумга артачак Төбәкләр үз “минималка”сын федераль дәрәҗәдәгедән кимрәк билгели алмый4900
-
12 декабрь 2019 - 15:05Тогда и сейчас: как выглядели кряшенские знаменитости раньше Как выглядели кряшенские артисты десять и более лет назад? Прокрутим колесо времени вместе11900
-
12 декабрь 2019 - 14:36Петровка- Завод мәктәбе укучылары Ватан Геройларын искә алдылар Сарман районы Петровка Завод мәктәбендә «Юнармия»мәктәп отряды тарафыннан оештырылган чаралар булып узды9700
-
12 декабрь 2019 - 13:40Көрнюк – курник На нагайбакском столе курники готовились чаще всего по праздникам. На свадьбах их готовили по пять или шесть штук11801
-
12 декабрь 2019 - 10:30В посёлке Татарстан почтили память воинов, погибших в Чечне В посёлке Татарстан Тукаевского района провели митинг «Солдатский долг исполнен ими свято», посвященный Дню памяти погибших в Чечне у памятника «Помните нас, мы защитили Отечество», - сообщает Тамара Тузеева15700
-
11 декабрь 2019 - 16:50Яшьләр министрлыгы физик затлар өчен 300 мең сумга кадәр грантлар конкурсын башлады Ярдәмне 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәр булган яшьләр алырга мөмкин, ә үзмәшгульләр өчен аерым номинация булдырылган.34000
-
25 ноябрь 2019 - 16:50Мамадыш районы Колышчы авылы мәктәбенә 150 ел
-
10 декабрь 2019 - 15:16В умелых руках все горитДизайнер из Москвы Алсу Сибгатуллина создала комплект кряшенских украшений, куда входит тушлек и муйтомар54502
-
9 декабрь 2019 - 15:19Рөстәм Миңнеханов Доминиканада зыян күргән татарстанлыларны Казанга кайтарырга кушты ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәзерге вакытта зыян күргән туристларны Мәскәүдән Казанга алып кайту мәсьәләсен тикшерә.96200
-
9 декабрь 2019 - 16:31Изге Оло Азабланыучы Георгiй Победоносецны искя ала торган кöн. 9 декабрь - Изге Оло Азабланыучы Георгiй Победоносецны искя ала торган кöн72700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Редакция газеты "Туганайлар"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС77-67918 от 06.12.16
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Губина Юлия Юрьевна
Адрес редакции: 420066, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон редакции: (843) 222-09-84 (доб. 1552), 222-06-07 - главный редактор
(843) 222-09-84 (доб. 1551) - журналисты
Email: tuganaylar@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика