EuroSkills 2018 чемпионатында катнашучы Татарстан кызы ярышларда җиңәргә өметләнә

Карина Халеева һөнәри осталык буенча Европа чемпионатында Россия җыелмасы составында Татарстан данын яклаячак.
EuroSkills 2018 чемпионатына җиңәргә дип барабыз. Татарстаннан Европа чемпионатында катнашучы Карина Халеева «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
Карина В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университетында укый. Европадагы һөнәри осталык ярышларында ул «Эшкуарлык» компетенциясендә чыгыш ясаячак.
25-29 сентябрь көннәрендә Венгрия башкаласы Будапештта һөнәри осталык буенча Европа чемпионаты (EuroSkills 2018) узачак. Анда 28 илдән 43 компетенция буенча 600гә якын конкурсант катнаша. Россия җыелмасына Татарстаннан алты вәкил керде.
Карина Халеева фикеренчә, мондый дәрәҗәдәге чемпионатта катнашу нәтиҗәсендә яшьләр үзләре сайлаган һөнәри юнәлеш буенча гаять зур тәҗрибә туплый һәм яңа белемнәргә ия була. «Мондый чемпионатта катнашу – Татарстан һәм Россия эшкуарлары, үз эшләрен ачкан кешеләр белән танышу өчен яхшы мөмкинлек. Мин дә киләчәктә үз эшемне ачарга телим», - диде Карина Халеева.
EuroSkills – 25 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар өчен һөнәри осталык буенча Европадагы иң зур масштаблы ярышлар. Алар ике елга бер тапкыр үткәрелә. Моннан алдагы чемпионат 2016 елда Швециянең Гетеборг шәһәрендә узды. Анда Россия җыелмасы гомумкоманда зачетында беренче урынны яулады.
Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 14:38Никифор Тукмачевның “Парадокс” шигырендә – тормыш турында уйланулар Шагыйрь Никифор Тукмачевның шигырен тәкъдим итәбез5001
-
1 март 2021 - 14:07Татьяна Ефремовага мәхәббәт турында җыр бүләк иткәннәр Җырның авторы – Тәслимә Низами4800
-
1 март 2021 - 13:40Иртәгә Татарстанда җылытачак Республикада урыны белән температура нуль градуска кадәр күтәреләчәк4800
-
1 март 2021 - 11:09Күпмилләтле төркем — ул безнең үзенчәлек «ZAKARIA» фольклор төркеме 2017 елда оеша. Коллектив профессиональ музыкантлардан тора3800
-
1 март 2021 - 10:53Иске Тәрбит мәктәбенең укытучысы бәйгедә җиңде Узган ел ахырында Татарча Википедияне Татарстанга багышланган мәкаләләр белән баету буенча «Минем Татарстан – 2020/21» вики-марафоны булган иде5800
-
1 март 2021 - 10:42Культурный центр имени Якова Емельянова посетила Маргарита Лянге Президент Гильдии межэтнической журналистики ознакомилась с возможностями Культурного центра4300
-
1 март 2021 - 10:33Сарсаз-Баграж мәктәбе укучылары “Адымнар” клубы оештырган бәйгедә әзерлекле булуларын күрсәтте Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда “Туган җирем – Татарстан, туган телем – татар теле” дип аталган бәйге оештырылды6701
-
1 март 2021 - 10:18«Ялта-Зәй»дә Симашев призына чаңгы ярышлары узды Җилдәй җитез җилдергән чаңгычыларга күз дә иярми5400
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.30000
-
1 март 2021 - 06:59Ни өчен клавиатурада хәрефләр «тәртипсез» урнашкан? Төрле хәрефләрнең төрле ешлыкта кулланылуы ачыклангач, тәртипне үзгәртергә туры килгән5600
-
28 февраль 2021 - 11:11Валерий Шрыков: Гүзәл белән кабен койдырдык Мамадыш районының Шәдче авылы җирлеге башлыгы, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Валерий Шрыков күптән түгел гомер бәйрәмен – 50 яшьлек юбилеен билгеләп узды32700
-
28 февраль 2021 - 06:58Татар дәүләт филармониясендә Лидия Әхмәтованың иҗат кичәсе булачак Концертта филармониянең джаз-оркестры, Татарстанның атказанган артистлары, Халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреатлары катнашачак11000
-
29 гыйнвар 2021 - 14:23Открытие клуба в селе Бахта
-
26 февраль 2021 - 16:12В Казани откроется выставка художника-чеканщика Александра Иванова «Гостеприимный Татарстан»Выставка продлится до 28 марта 2021 года13000
-
28 февраль 2021 - 11:11Валерий Шрыков: Гүзәл белән кабен койдырдык Мамадыш районының Шәдче авылы җирлеге башлыгы, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Валерий Шрыков күптән түгел гомер бәйрәмен – 50 яшьлек юбилеен билгеләп узды32700
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.30000
-
27 февраль 2021 - 06:48Елизавета Малова туган авылында иҗат кичәсе уздыра 7 марта шагыйрә Елизавета Малованың ижат кичәсе булачак.20401
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Редакция газеты "Туганайлар"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС77-67918 от 06.12.16
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Губина Юлия Юрьевна
Адрес редакции: 420066, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон редакции: (843) 222-09-84 (доб. 1552), 222-06-07 - главный редактор
(843) 222-09-84 (доб. 1551) - журналисты
Электронная почта редакции: tuganaylar@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика