Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Динә Гарипова, Дмитрий Шепелев, мультперсонажлар Казанда балалар бәйрәме үткәрә

Көн уртасында «Ак чәчәкләр» бульварында тамаша башланачак, анда балалар һәм аларның әти-әниләре белән яраткан әкият геройлары аралаша.

Иртәгә, 30 августта, Казанның төрле мәйданчыкларында Россия телевидениесе йолдызлары, әкият геройлары һәм телевизион шоу персонажлары катнашында «Төп геройлар» балалар бәйрәме узачак, шулай ук балалар өчен зур концерт һәм актив ял булачак. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.

Көн уртасында «Ак чәчәкләр» бульварында балалар һәм аларның әти – әниләре белән яраткан әкият геройлары һәм ТВ персонажлары – Ми-ми-мишки, Лео һәм Тиг, Матроскин, Жужа һәм Гек, Әкият патруле, Барбоскиннар, Бремен музыкантлары, Узышчы, шулай ук алып баручылар һәм йолдызлар – Дмитрий Борисов, Дмитрий Шепелев һәм Аврора очрашачак.

13.30 сәгатьтән башлап Казан Кремленә килүчеләрне балалар мультфильмнары һәм телевизион программалар артистлары һәм персонажлары чыгышлары белән интерактив программа көтә. Программасы белән тамашачыларны популяр «Беренче канал» алып баручысы Юлия Барановская таныштырачак.

Программа кысаларында кунаклар игътибарына «Союзмультфильм» студиясенең популяр мультфильмнары мотивлары буенча музыкаль попурри, шул ук исемдәге популяр мультфильм мотивлары буенча «Өч мәче» студиясенең музыкаль номеры һәм башкалар тәкъдим ителәчәк.

13.30 сәгатьтә Горький исемендәге паркта матур парад узачак. Анда яраткан геройларының костюмнарын кигән балалар мультфильм геройлары белән бергә катнашачак. Парк сәхнәсендә мультфильм йолдызлары һәм «Карусель» телеканалы персонажлары, Теона Дольникова һәм Крутой Академиясе «Төп геройлар» гимнын башкарачак. «Тыныч йокы, нәниләр! » тапшыруының яраткан геройлары (Кәркуш, Филя, Хрюша, Клоунесса, Профессор Николя) балалар өчен күренеш уйнаячак, фокуслар күрсәтәчәк.

 Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/29/192492/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X