Туганайлар

Татарстан

18+
Төрледән-төрле

Ураза ашлары: яшелчә котлеты

Олы ураза ел эчендәге уразалардан иң баш, иң озын hәм кырыс ураза санала. Ураза көннәрендә җиләк-җимеш, яшелчә, ярмалар, кысыр ашлар гына кулланыла.

Аны әзерләү өчен кирәк: брокколи яки чәчәк кәбестә, кишер (300 грамм), шампиньон гөмбәсе (150 грамм), он (2 аш калагы), сарымсак (2 бүлемтек), сохари вагы (2 аш калагы), тәменчә тоз һәм борыч, кыздыру өчен бераз үсемлек мае.

Яшелчәне кайнап торган тозлы суга салып, 3 минут пешерәбез. Судан алып, вак итеп турыйбыз. Майлы табада туралган гөмбә белән сарымсак кыздырабыз. 2 аш калагы он, бераз тоз һәм борыч салабыз. Яшелчә һәм гөмбәне кушып болгатабыз. Котлетлар ясыйбыз. Сохари вагында әвәләгәч, котлетларның ике ягын да 3-4 минут майлы табада кыздырабыз. Бу котлетларны ботка яки яшелчә салаты белән ашарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев