Ноябрь — бакчадагы эшне төгәлләр чак
Төрледән-төрле

Ноябрь — бакчадагы эшне төгәлләр чак

Халык уңышны җыеп алып, бакчаларын киләсе язга әзерләп куйгандыр. Шулай да, ноябрь аенда бакчаны, җиләк-җимеш агачларын тагын бер кат карап чыгарга кирәк.

  • Агачларда сынган, корыган ботаклар юкмы, кипкән җиләк-җимеш калмаганмы... Ботактагы кипкән алма, грушада бактерияләр үрчергә, зарарлы бөҗәкләр кышларга мөмкин. Аларны җыеп, 10-15 сантиметр тирәнлегендә казылган чокырга күмәргә. 
  • Яфрак, корыган ботак һәм сабакларны җыеп яндырмасаң, аларына да кыр тычканнары оялавы бар. 
  • Агач ботакларын кисүне ноябрь аена калдырырга ярамый, бу айда бары корыган ботакларны гына кисәләр.
  • Салкын кыш айларында тычканнар, куяннар авылларга елыша. Җиләк-җимеш агачлары каерысы — алар өчен менә дигән азык. Шуңа күрә ноябрь аенда агач кәүсәсенә чыршы ботаклары урап, вак тишекле тимер челтәр белән әйләндереп алырга кирәк.

Фото: Алина Кондратьева 


Нет комментариев