Миләүшә гөлен үстергәндә берничә киңәшне и сегездә тотыгыз.
- Миләүшә яктылык ярата. Әмма аны кояш нурлары туры төшә торган урынга куярга ярамый. Бигрәк тә көн үзәгендә кояш төшеп торган урынга утыртмагыз.
- Миләүшә өчен зур чүлмәк сайламагыз. Биеклеге 10, диаметры 13 см булган чүлмәк җитәчәк.
- Миләүшә утыртылачак савытның яртысын диярлек керамзит белән тутырырга киңәш ителә. Шулай ук бераз агач күмере дә салыгыз.
- Миләүшәгә суны дөрес итеп сибә белергә кирәк. Су җылы булырга тиеш. Аны 7 көнгә бер чүлмәкнең аскы өлешенә сибәләр.
Нет комментариев