Суыкта урамнан кергәч, күзлек парлана, берни күрми башлыйсың. Әлеге ике ысулны кулланып карагыз.
- Күзлекне һәр кич сабынлы суда юыгыз һәм киптергәч, салфетка белән ялтыратып сөртегез. Сабын үзеннән соң юка элпә калдыра, ул линзаны парланудан саклый.
- Глицерин куллана аласыз. Фланель тукымага берничә тамчы глицерин тамызырга һәм күзлек пыяласына ышкырга. Кипкәннән соң махсус салфетка белән ялтыратырга кирәк.
Авыл хатыны
Фото: нейросеть
Нет комментариев