Кер сабынының 8 файдасы
Төрледән-төрле

Кер сабынының 8 файдасы

Саклап куярга онытмагыз.

  • Грипп һәм томаудан котылу өчен борын куышлыгын кер сабыны эремәсе белән юалар.
  • Эт тешләсә, ярага инфекция эләкмәсен өчен җәрәхәттән канны агызып, кер сабыны эремәсендә тотылган марля белән бәйләп куялар.
  • Гөмбәчек авыруларына каршы да көрәшә. Моның өчен зарарланган урыннарны щеткага кер сабыны тидереп юарга да соңыннан тирене йод белән эшкәртергә кирәк.
  • Тәнегез җиңелчә пешсә, кызаруны бетерү өчен шул урынны кер сабыны белән ышкып куярга була.
  • Депиляциядән соң да тән кызармасын өчен кер сабыны сөртеп куялар.
  • Яңа теш щеткасына кичтән кер сабыны сөртеп калдырсагыз, иртәнгә ул дезинфекцияләнгән була.
  • Бәрелгән урынны кер сабыны белән ышкысагыз, кара янмас.
  • Чәчләрегез көчле булсын өчен айга бер тапкыр кер сабыны белән юыгыз, соңыннан уксус яисә лимон суты кушылган су белән чайкагыз.

Фото: «Туганайлар»


Нет комментариев