Җәй көне кавынны күбрәк ашарга тырышыгыз. Аның файдалы яклары бик күп.
- Кавында серотонин (бәхет гормоны) бүленеп чыгуга ярдәм итүче матдә бар. Шуңа да аны ашагач кәеф күтәрелә.
- Иммунитетны ныгыта.
- Матдәләр алмашын яхшырта.
- Хроник ялкынсынулы авыруларга каршы керәшә.
- Җимештә тимер күп. Төше цинкка бай.
- Кавында аскорбин һәм фолий кислотасы концентрациясе югары.
- Кавын ашау организмны кальцийга баета, димәк, сөякләрне һәм тешләрне ныгыта.
- А, В витаминнары, фосфор, хлор, йод та бик файдалы. Составы бай булганлыктан, кавын кешенең баш мие эшчәнлеген стимуллаштыра.
- Шулай ук, С витаминына бай кавынның җәй көне тән тиресен кояшның ультрафиалет нурларыннан саклауда да файдасы бар.
Нет комментариев