Тәмле рецепт.
Кара миләштән пирог әзерләгез!
Кара миләштән пирог әзерләү өчен кирәк булачак:
- бер стакан кефир,
-өч йомырка,
-бер стакан шикәр,
-400 грамм кара миләш,
-ике стакан он,
-ярты калак сода.
Йомырканы шикәр белән күпертеп, кефир кушыгыз. Хәзер сода, он һәм җимешләрне салыгыз. Яхшы итеп бутагач, май сөртелгән табада 175 градуска җылытылган мичтә 25-30 минут пешерергә кирәк.
Тәмле булсын!
Мәйдан журналы
Нет комментариев