Чи бәрәңге файдасы: бәрәңгене чи килеш бүлеп, ипи савыты эченә куйсагыз, күмәч озаграк сакланыр
Төрледән-төрле

Чи бәрәңге файдасы: бәрәңгене чи килеш бүлеп, ипи савыты эченә куйсагыз, күмәч озаграк сакланыр

Чи бәрәңгенең көнкүрештә дә

  • Чи әрәңгене чи килеш бүлеп, ипи савыты эченә куйсагыз, күмәч озак вакыт кипмичә сакланыр.
  • Кабыгын чистартып, бер-ике бүлбене тозы чыгынкы ашка салганда, ул артык тозны үзенә җыячак.
  • Савыт-сабаны чи бәрәңге белән сөртеп, бераздан кайнар су астында тотсагыз, алар яңарып китәчәк.
  • Иттарткычта ит үткәргәннән соң, аны сүткәнче бер-ике бәрәңге чыгару да яхшы. Иттарткыч чистарачак, кәтлитләрегез дә тәмлерәк булыр.
  • Киптерелгән бәрәңге кабыгы кабак, кыяр, карлыган куагы өчен яхшы ашлама булып тора.
  • Халыкта, бәрәңге кабыгын мичтә яндыру төтен торбасын тазартырга булышлык итә, дигән сынамыш та бар. Аны, шулай ук, юшкын утырган чәйнеккә салып кайнатырга да киңәш итәләр. Озак кайнатканда, ул юшкынны йомшартачак.
  • Өйдә йорт җиһазларын күчергәндә дә чи бәрәңге ярдәмгә килер. Аның кабыгын яисә кисәген мебель аягы астына куйсаң, җиһазны идәнгә зыян китермичә шудырып булачак.
  • Яңа киселгән бәрәңге майлы буяу белән буялган урыннарны пычрак-таплардан чистартырга ярдәм итәр.

«Мәйдан» журналы


Нет комментариев