Кышка баланны тәлгәшләре белән катырырга мөмкин, ләкин алдан чемләп туңдыру уңайлырак
Баланны беренче салкыннар төшкәч җыю кулай. Шул вакытта балан әчкелт-баллы тәмгә керә. Салкыннарны көтәргә мөмкинлегегез булмаса, кызарган баланны җыеп, суыткычның катыру камерасына куярга була, дип яза Интертат.
Ничек сакларга?
- Кышка баланны тәлгәшләре белән катырырга мөмкин, ләкин алдан чемләп туңдыру уңайлырак.
- Әгәр өегездә балкон, подвал кебек салкын урын булса, катырмаган килеш тә сакларга була. Балан тәлгәшләрен бәйләп, өскә асып куярга кирәк.
- Баланны махсус яшелчә һәм җиләк-җимеш киптергечтә, яки 40-50 градуслы духовкада киптереп алырга була.
Фото: Туганайлар
Интертат
Нет комментариев