Алмадан коймак пешерү ысулы
Төрледән-төрле

Алмадан коймак пешерү ысулы

Иртәнге ашка алмадан бик тәмле коймак пешерү ысулын тәкъдим итәбез.

Кирәк булачак: 200 грамм он, 1 стакан сөт, 1-2 данә күкәй, 2 алма, 0,5 чәй калагы сода, 2-3 аш калагы шикәр комы, 1 чеметем тоз, үсемлек мае (кыздырганда) кирәк.

Күкәйләрне тирән эчле савытка сытып, шикәр комы һәм тоз өстибез дә барысын бергә болгатабыз. Катнашмага сөт салып, яхшылап туглыйбыз. Онны, иләп, болгата-болгата, аз-азлап салабыз. Соданы аш серкәсе белән «сүндереп», камырга кушабыз. Яхшылап болгатабыз. Алмаларны кабыгыннан, төшләреннән чистартып, эре угыч аша чыгарабыз. Уылган алманы камырга салып туглыйбыз. Коймакларны табага үсемлек мае салып пешерәбез (сүрәнрәк утта һәр ягын 2-3 минут чамасы кыздырырга).

1001 киңәш

Фото: «Туганайлар»


Нет комментариев