Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тема дня

Казанда “Үлемсез полк” катнашучылары 2 километр ара узачак

​​​​​​​Казанда “Үлемсез полк” чарасы башлану вакыты билгеле булды

Полк 15.00 сәгатьтә кузгалып, 2 км тирәсе араны җәяү барачак. Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов “Үлемсез полк” акциясендә катнашучыларга 13.00 сәгатьтә җыелырга кирәклеген белдерде.

Дамир Фәттахов “Үлемсез полк” акциясендә былтыр Казанда 120 мең кеше катнашканын искәртте һәм  “Үлемсез полк”ның әһәмиятле вакыйгага әверелгәнен билгеләп узды. “Балалар, оныклар ветераннарга дан җырлау йөзеннән, шушы чарада катнашу мөмкинлегенә ия. Быел катнашучылар тагын да күбрәк булыр дип көтәбез. Гадәттә, бу чара тыныч, оешкан төстә уза”, - диде.

Аның сүзләренчә, халыкның җыелу вакыты Карл Маркс һәм Максим Горький урамнары чатында 13.00 сәгатькә билгеләнгән. Аграр университет тирәсендә колонналар шул вакытта формалаша башлый.

“13.00 сәгатьтә җыелып, маршрутларны тыныч кына билгеләргә кирәк булачак. 15.00 сәгатьтә полк кузгала. Полк шәһәрнең үзәк урамнарыннан, Карл Маркс, Лобачевский урамнары буйлап, Черек күл паркы аша Кремль урамыннан узачак. Тантаналы йөреш Меңьеллык мәйданында төгәлләнә, биредә барлык катнашучыларны бәйрәм программасы көтә. 2 км тирәсе араны узачакбыз. Бик күп иҗтимагый оешмалар катнашырга теләк белдерде”, - диде.

Дамир Фәттахов маршрут хәрәкәте буенча колоннага керү өчен 12 нокта билгеләнгәнен әйтте. “Йөреш барышында уку йортлары студентлары кушылачак. 500 волонтер ярдәм итәчәк. Алдагы елларда без куркынычсызлык мәсьәләсендә волонтерлар бик кирәк икәненә инандык”, - диде.

Дамир Фәттахов бәйрәм салютын Меңьеллык мәйданында гына түгел, Сибгат Хәким урамыннан да карап булачагын белдерде. Салютның өч минутка якын дәвам итәчәген әйтте.

“Җәмәгать транспорты 9 майда көчәйтелгән режимда эшләячәк. Метрополитенда өстәмә составлар булачак. Чаралар тәмамлангач, Сул Болак урамында, Ленин дамбасында Татмедиа бинасы янында автобуслар көтеп торачак”, - диде Фәттахов.

 

“Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев