Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Владимир дигән авыл бар

Мамадыш районындагы Владимир авылының элеккеге исеме Кече Бүрсет булган

Академик Марсель Әхмәтҗәнов бу хакта: “Кече Бүрсет авылы Болгар шәһәреннән килгән мукшылар авылы булган. Бу бик кызыклы мәгълүмат, чөнки бүгенге Шәһре Болгарда сакланган  19 гасыр татар төрбәсендә мукшы хатыны күмелү факты археологларга мәгълүм”, - дип яза.  Кайбер чыганаклар буенча, 1710-1711нче елларда, Кече Бүрсет авылында яңа чукындырылган 14 гаилә яшәгәнлеге әйтелә. Ә авылның моннан да иртәрәк чоры турында рәсми документлар юк. 1724 елгы халык санын алу документларында авылда - 78, Усалида - 70,  Югары Кыерлыда 69 ир-ат яшәгәнлеге әйтелә. Димәк, Кече Бүрсет күрше-тирә авыллар арасында иң зур авылларның берсе булган дип әйтергә нигез бар. Өлкән буын кешеләренең һәм туган як тарихын өйрәнүчеләрнең фикеренчә, aвыл 17 гасырның урталарында оеша. Беренче күченеп килүчеләр “Өй елгасы” буенда үзләренә урын коралар. Янгын сарае тирәсенә тагын алты хуҗалык каяндыр күчеп килә. Араларында Йөзи исемле кеше дә була. Шуннан йөзинекеләр нәселе һәм Юзиев фамилиясе таралган. Кече Бүрсет кайчан Владимир дип атала башлый – бу турыда төгәл мәгълүмат юк. Бары тик  беренче буларак христиан динен кабул итүче кеше хөрмәтенә шулай атала башлавы гына билгеле. Владимирда фамилияләр һәм аларның барлыкка килү тарихы кызыклы. Әләй (Алексей) дәдәй герман сугышыннан бер аягын гарипләндереп кайта. Аксап йөргән, шуннан Аксаков фамилиясе ясала. Бер йортта ике Иван яки куш Иван яшәгән һәм Кушаев фамилиясе барлыкка килгән. Иванны кыскартып, Ибуш дип тә атап йөрткәннәр. Ибушев фамилиясе шуңа нигезләнеп ясалган. Авылда Ипкиев, Ибетиев, Саркиев, Такмиев,Сапурин кебек фамилияләр очрый. Авыл кешеләре Петр патша вакытында лашманнар булып хезмәт иткәннәр, авыл җирендә бакыр чыгарганнар. Пугачевның бер отрядында авылдан биш кешенең хезмәт иткәнлеге мәгълүм. Иван Петров исемле Владимир кешесенең патша армиясендә күп батырлыклар күрсәтеп, 4 Георгий тәресе белән бүләкләнгәнлеге билгеле.

Үзенең уңдырышлылыгы белән әллә ни макталмаган Владимир җире. Тормыш итү өчен, дөнья көтү өчен халык өстәмә шөгыль тапкан: тире иләгән, көрәк, кисмәк ясаган, тәгәрмәч тугымы эшләгәннәр, мунчала төшергәннәр. Оста тимерчеләре, арпа, солы яра торган машина ясый белүчеләре булган. Умарта күп тотканнар. Усали базарында тәпән-тәпән бал сатканнар.

Авылда агач чиркәүне 1890 елда төзи башлыйлар һәм 1893нче елда төзеп бетерәләр. Чиркәү төзү өчен Изге Синод 3812 сум, Алабугадан Стахеевлар комитеты 230 сум акча бүлеп бирәләр. Христиан динен тотучылар 516 сум акча җыялар. Приход кешеләреннән җыелган акчага 14,6,4,2 потлы чаң куялар. 20 гасырның 30нчы елларында чиркәү ябыла. 1937нче елда чиркәүнең гөмбәзен кисәләр. Арсентий атакайны өеннән куып чыгаралар.         Сугыш елларында ул Казан шифаханәсендә вафат була. Чиркәү бинасы хәзер авыл клубы хезмәтен үти.

 Авылда беренче ирләр мәктәбе -1869 нчы елда, хатын-кызларныкы 1897 елда ачыла . 1899 елда аларда 31 ир бала, 24 кыз бала белем ала.  Балалар өчен мәктәп 1924 нче елда ачыла һәм поп өенә урнаштырыла. Мәктәпнең беренче укытучысы - Смирнов Семен Осипович була. Ул тумышы белән Албайныкы. Укытучылар семинариясен тәмамлап кайта, беренче хезмәт юлын Владимир мәктәбендә башлап җибәрә. Алга таба мәктәптә Колышчыдан - Иван Усачев, Никифоровадан Прасковья Захарова укыта. Аларның эшен Тупаев Фрол дәвам итә. Ул дәүләтебезнең иң югары бүләге- Ленин ордены белән бүләкләнә. Фрол Алексеевич 3 ел эчендә 125 баланы укырга һәм язарга өйрәтә. Дөньви фәннәрнең нигезләренә төшендерә. Балаларны хәтта алман теле әлифбасы белән таныштыра.

1931 нче елда владимирлылар “Авангард” колхозы төзегәннәр.  Аны районда беренче урынга чыгарганнар. 1935нче елда әлеге колхоз Кызыл Йолдыз районы составына керә. 1959 нче елда 6 авыл берләшүе нәтиҗәсендә, “Авангард” колхозы  арттагылар рәтендә йөргән “Куйбышев” колхозына кушыла. Бу  “колхозларны эреләндерү” дип аталган, ә чынлыкта  авылларның тамырына балта белән чабу булган. Авылдагы пилораманы гына түгел, чиркәүнең соңгы побы яшәгән йортны да Усалига алып төшеп киткәннәр. 1959 нчы елда “Куйбышев” колхозы Кызыл Йолдыз составыннан чыгып, Мамадыш районына күчә. Бу елларда 237 хуҗалык булган, 825 кеше яшәгән.

Су буенда яшелчә бакчасы, тавык фермасы, шулай ук  тирә-якка  бик данлыклы кипеч заводы була. 76-77 нче елларда завод гөрләп торган. Анда 20ләп кеше эшләгән. Район үзәгендәге иске хакимият бинасын элеге завод кирпеченнән төзегәннәр.

Владимир – бу тирәдәге иң озын авылларның берсе. Урам атамаларын халык үзенчә яраклаштырган: Арт урам, Ястык урамы, Нәпес очы, Түбән оч, Урта оч дип атау гадәткә кергән. Авыл чишмәләргә дә бик бай:  Изгеләр чишмәсе, Наум чишмәсе, Мүкле күл чишмәсе, Учып чишмәсе, Сөн чишмәсе, Гөргери Иваннар чишмәсе, Гәверлә чишмәсе, Салкын кое, Ибашай коесы.  Һәр чишмәнең кызыклы тарихы бар. Авыл гаҗәеп матур табигать кочагында урнашкан. Тирә-ягын боҗра сыман урманнар, таулар  чолгап алган. Авыл үзе үзәндә утыра. Биектау, Чияле тау, Наум тау башы, Кала тавы атамалары әнә шул тауларны күздә тотып ясалган. Авылны җәй-көз айларында җиләк-җимеше, гөмбәсе белән кинәндерүче Әрнәш елгасы, Урганак елгасы,Чишмә елгасы, Челән елгасы, Җәен елгасы бар. Ә менә Бәхтияр Канкаевның авылдан узуы, урмандагы “Бәхтияр юлы” исеме белән  мәңгеләштерелгән.

Эшли дә, ял итә дә белә уладимирлылар (алар узләрен яратып, шулай диләр) Кызу көннәрдә Кызыл яр буендагы инештә, Курачта  су коенырга яраталар. Бәйрәмнәрне, борынгы гореф -гадәтләрне, йолаларны саклап яши беләләр. Алар - җыр-моңга һәвәс халык. Буыннардан-буыннарга күчеп килүче керәшен татарларының борынгы көйләре тыңлап туймаслык. Керәшен җырларының моңлылыгы, алардагы үзәкне өзеп ала торган сагыш һәрберебезне сокландыра. Аларны халкыбызга ишеттерүдә, җиткерүдә Георгий Ибушевка тиңнәр юк. Ул Татарстанның атказанган артисты, тумышы белән Владимир авылыннан. Кирилл һәм Петр исемле кешеләр исә авылда гына түгел, тирә-якта оста гармунчылар булганнар. Гармуннар ясаганнар. Һәвәскәр музыкантлар белән Заһидулла Яруллин да кызыксынган, алар белән аралашкан.  Сукыр музыкант Микаш дәдәй, төрле музыка коралларында уйнап, тирә-як авылларда йөргән. Авыл халкының тагын зур горурлык белән искә алырлык шәхесләре бар. Алюкова Анна Григорьевна – Бөек Ватан сугышында катнашкан. Күп батырлыклар күрсәткән. Данилов Иван Михайлович - Кызыл Йолдыз ордены кавалеры. Шулай ук авыл кешеләре арасында Татарстанның атказанган медицина хезмәткәре дә, танылган журналисты, атказанган агрономы, атказанган урманчылары, чаңгы буенча спорт мастерлары  да бар.

Авыл елдан-ел яңара, матурая. Төзек йортлары, көмеш сулы чишмәләре, игелекле гамәлләре, фидакарь кешеләре белән данлыклы ул Владимир авылы.

 

Алсу Габдрафикова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

http://mamadysh-rt.ru/news/obshchestvo/vladimir-dign-avyl-bar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев