Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

«Таш катыгы»: Келәтле кешеләре акбурны үзләре ясаган

Авыл түтиләре сөйләвенчә, ул үзе бер гадәт-ритуалны хәтерләткән

Элгәре авылларда мичләрне генә түгел, өйләрне дә, мал лапасларын да сылап, акшарлап кую гадәте булган. Аның өчен акбурны кайсы авылда каян алганнардыр, ә Келәтле кешеләре үзләре ясаган. Ничекме?

Авыл түтиләре сөйләвенчә, ул үзе бер гадәт-ритуалны хәтерләткән.

Иң беренче эш итеп, кайсы көнне кайда җыелачакларын билгеләгәннәр. Гадәттә, мал-туар көтүдән кайткач, кич белән берничә гаиләдән ир-ат, хатын-кыз һәм, әлбәттә, бала-чага да алдан әйтелгән урынга барганнар. Һәркем кулында чиләк булган. Анысы да хәзерге заманның пластмасса чиләкләре түгел инде, ә ныклы тимердән ясалганы. Каршы таудан һәркем чиләгенә тутырып таш алып төшкән. Анысын да сайлый белергә кирәк, әлбәттә.

Ул арада зур учакның ялкын телләре төн караңгылыгын ярып, күккә үрләгән. Чиләкләрдәге ташларны барысы да учакка салган. Кем – бер чиләк, кайсыларыдыр – ике я өч чиләк... Таш яна торган учакка төне буе утын өстәп торганнар. Иртә белән, учактагы ташларны чиләктәге салкын суга салганнар. Таш «чыж»лап эреп беткән дә, мич акшарына әйләнгән. Сакчыл хуҗалар аны шул чиләге-ние белән базда саклаганнар.

Үзенә күрә бер тантана белән төрелгән бу эшне авыл халкы, «таш катыгы» чыгару дип йөрткән. Югыйсә, гади генә итеп, акшар өчен акбур ясау дип тә әйтергә булыр иде. Әмма мәҗүсилек чоры гадәтләрен, йолаларын үзләренең православие дине белән үреп алып баручы керәшеннәрдә кан хәтере көчле. Шуңа да гади генә бер эшкә дә нинди матур исем уйлап тапканнар: «таш катыгы».

Мәңге җәшә, Келәтле!/Фирая Моратова. – Казан: «Идел-Пресс», 2018. – 320 б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев