Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Сыйлык дигән гадәт булган

Мамадыш ягында туып-үсеп, чын дөньяга күчкәнче Түбән Камада гомер иткән ветеран педагог, җитәкче Василий Игнатьев архивыннан

“Үземнең бу күркәм гадәтне күргәнем булмады. Әмма ул хакта ишеткәнем бар. Нинди бәйрәм соң ул сыйлык?

Гадәттә, ул бәйрәм туганнар арасында, я булмаса, авылда урамлап уздырыла. Җир кибә башлагач, язгы чәчүгә чыгар алдыннан, һәр хуҗалык чәчеләчәк орлыктан ботка пешереп, аны җыелган кешеләргә авыз иттергән. Тегеләре хуҗаларга рәхмәт әйтеп, язгы чәчүне вакытында башкарып чыгуны, уңышның мул булуын теләгәннәр.

Сыйлык вакытында ботка янына күрше-тирә дучмак, күзикмәк, бөккән, вак бәлеш кебек пич ашы алып килгән. Сыерлары яңа гына бозаулаган кешеләр угыз, катык, тура, каймак кебек сыйлар да әзерләгәннәр. Шулар янына әче бал һәм башка эчемлек куелган. Туганнар, күршеләр, дуслар җырлап-биеп, бер-берсенә байлык теләп, рәхәтләнеп күңел ачканнар.

Күңел ачу белән беррәттән, әлеге сыйлык вакытында язгы чәчүдә үзара ярдәмләшү мәсьәләләре дә хәл ителгән. Атсыз кешеләр кемнәрдәндер ат алып тору, чәчүлек орлык алмашу хакында үзара килешү төзегәннәр. Сыйлык, ничектер, кешеләрне якынайткан, берләштергән. Сыйлык минем туган авылым Югары Әрнәшнең иң хөрмәтле кешеләреннән берсендә узга торган булган. Бәйрәмнән соң кешеләр җиң сызганып, язгы кыр эшенә керешкәннәр. Эш җиңеләйгәч,  акрынлап, чүккә (сабан туена) әзерләнә башлаганнар.

Болар инде барысы да узганда гына калды. Туган яклардан аерлыганга да ничәмә-ничә еллар узды. Әмма йолалар, гадәтләр онытылмый, күңелдә саклана. Аларны яңартасы, балаларга, оныкларга бар тулылыгы белән җиткерәсе килә. Менә шуңа күрә дә без туганнар белән уйлаштык та, сыйлык дигән шул матур гадәтне искә төшерергә булдык. Әлбәттә, заманабызның үзгә бизәкләрен дә өстәп...

1995 елда Түбән Камада туганнарны җыеп, шундый бер бәйрәм уздырган идек. Ул вакытта анда Мамадыш, Әлмәт, Чаллы якларыннан 130дан артык кеше катнашты. Ул, башлыча, ике буын туганнар очрашуы булды. Бу юлы менә өч буынны җыярга телибез. Чөнки балаларның балалары үсеп җитте. Алар өлкәннәр белән очрашып, аралашып, гадәтләрне үзләштерергә һәм яңартырга тиешләр. Сыйлыкны җәйнең иң матур вакытында, 3 июльдә, урман аланында үткәрергә булдык. Бу очрашуда төрле яшьтәге кешеләр катнашачак, нәкъ сыйлыктагы кебек үк, һәр гаилә аш-су әзерләү буенча осталыгын күрсәтеп, үзе белән тәм-том алып килергә тиеш була.

Бүгенге катлаулы тормышта туганлыкны ныгыту, ярдәмләшү, аралашу бик кирәк. Элгәреге әби-бабайлардан калган сыйлык бәйрәме монда үз ролен уйнамый калмас. Бу гадәтебезне яңартып дәвам итүне без өлкәннәр чын күңелдән хуплыйбыз”.

 

Василий Игнатьев үзенең уен тормышка ашыра. 1999 елның 3 июлендә өч буын  туганнар җыелыша. Табигатьнең гүзәл бер почмагында чирәмгә керәшенчә чигешле матур ашъяулыклар җәеп, аларга тәм-том тезәләр. Өлкәнрәкләр үзләре бәләкәй чакта авылда уздырылган сыйлыкны искә төшереп, гәпләшәләр, җырлыйлар, ә яшьләр төрле уеннар, ярышлар оештырып күңел ачалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев