Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Ретро фотода – Олы Тәрбитнең Тройцкий чиркәве

Ул чиркәүнең аянычлы язмышы һәм бүгенге хәле турында Кайбыч районының Олы Тәрбит авылыннан Инни Драндрова сөйләде.

– Авылыбызның яме булган Тройцкий чиркәвен халыктан җыелган акчага 1898 елда төзи башлыйлар.1910 елда агач чиркәү төзелеп бетә һәм аны шул ук елны Тройсын бәйрәмендә аруландыралар. Аруландырган көненә багышлап Тройцкий чиркәүе дип атыйлар. Чиркәүнең беренче атакае 30 яшьлек Никита Иванович Комиссаров була, псаломщигы – Василий Филиппович Чепаев, просфирня – Д. Ивановская була. 1904 елдан – иерей Алексей Филиппович Филиппов, 1911 – Александр Спиридонович Алексеев эшли. Камиссаров чиркәү ишегалдында күмелгәндер дигән фараз бар,анын урыны билгеле. Чиркәү 1901- 1937 елларда эшли. Шулай ук бу вакытта 2 приход мәктәбе улуы да билгеле. Чиркәүнең гөмбәзләрен 1937 елда кисеп төшерәләр. Үз куллары белән төзегән авыл халкы аны шул ук куллары белән юкка чыгара. Әлбәттә, замана шаукымына ияреп, бу “югарыдан” килгән әмер буенча эшләнә. Чиркәү такталарыннан күпер ясыйлар, тик изге йортны җимереп эшләнгән бу күперне 40 елларда су алып китә. 1937 елда чиркәү бинасында башлангыч мәктәп эшли башлый һәм 2008 елга кадәр хезмәт итә.

Нәкъ менә шул елда яңа башлангыч мәктәбе төзелә. Чиркәү бинасын Олы Тәрбит авылы халкына, иман йорты итеп, Казан епархиясе карамагына тапшыралар. Атнаның ике көнендә слуңба үтә. Приходта 60 кеше бар. Службаны Турминский авылы Изге Троицк чиркәүеннән килүче атакай Николай Ермолаев алып бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев