Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Ретро-фото: комсомол чаклар

Зәй районы Әхмәт авылыннан Людмила Барсукова «Керәшенчә марафон» кысаларында гаиләдә кадерләп сакланучы фото тарихы белән таныштырды.

Хәзер күбебез элеккеге фотосурәтләргә карыйбыз да, "эх, шул чакларны кайтарырга иде" дип куябыз. Ә гомер үтә дә, үтә...
Минем өчен иң-иң кадерлеләре - әти-әнием фотосурәтләре. Алардан нур, җылылык бөркелеп тора шул.
Бу фотосурәттә әнием - Краснова Анастасия Васильевна. Яшь вакыты, комсомол чагы...
Алдагы көннәрдә язып үткән идем, әнием 7 яшендә ятим кала, әби-бабасы тәрбиясендә үсә. Ул 14 яшеннән сыер савучы булып эшләп лаеклы ялга чыкты. Бик тырыш, уңган, һәр эшен җиренә җиткереп башкара иде. Үзәбием белән бик дус яшәделәр, бөтен өй эшләрен бергә эшләделәр, үрнәк булдылар.
Әти белән безгә, өч балаларына, яхшы тәрбия бирделәр, укыттылар, тормышка чыгардылар, гел ярдәм итеп тордылар. Мең-мең рәхмәт аларга, урыннары оҗмах түрләрендә булсын, амин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев