Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Ретро-фото – бер гаилә тарихы

Сугышка кадәр төшерелгән бу фотода беренче рәттә сулда утырганы – Елизавета Денисовна Ильина (1890 елда туган). Уңнан беренчесе –аның кызы Мария Григорьевна (1913). Артта уртада басып торганы – Мариянең ире Никифор Харитонов (1908). Аларның балалары: энесе Валерийны (1939) алдында тотып утырганы – Клара (1933) һәм олы уллары Геннадий (1937).

Бер гаилә тарихын үзенә сыйдырган бу фотоны редакциягә күптәнге танышыбыз, Нагорный бистәсеннән Римма Иванова алып килде. Фотодагы Никифор Иванович – аның папасы Петрның энесе. Педагогия училищесын тәмамлаган Никифорны Сарман районының Ләке авылына укытырга җибәрәләр. Шунда 16 яшьлек Мария белән таныша. Аны авылга алып кайтып, дәдәе Петрга күрсәтә: “Өйләнәсе идем. Әмма әле безгә укырга да кирәк. Булыша алырсыңмы?”. Әти-әнисеннән 8 яшьтә калып, үз тәрбиясендә үскән энесенә Петр дәдәе: “Керегез, укыгыз. Мин теккәнне киярсез, без ашаганны ашарсыз”, – ди. 

Никифор артиллерия училещесына укырга керә. Хәрби белгечлек алып чыккач, аны Куйбышевка (хәзерге Самарага) җибәрәләр. Бөек Ватан сугышы башлануга ук, майор Никифор Харитонов фронтка китә (1941 елның сентябрендә Смоленск янындагы cугышта чолганышта калып һәлак була). Хатыны, укытучы Мария өч баласын алып, Балык Бистәсе районының Надежда поселогына – Петр гаиләсенә янына кайтып төшә. Петрларның үзләренең дә ул вакытта дүрт балалары була. Янәшәдә урман да булганлыктан, поселок халкы, чорына күрә, җитешле тормышта яши. Шунлыктан Мариянең анасы Елизаветаны да Ләкедән алып киләләр. Петр дәдәйләре ике чакрым ераклыктагы Григорьевка авылыннан йорт ала. Елизавета Денисовна үзенең балалары Вера, Людмила, Зоя һәм Михаил белән шунда урнаша. Ул үзе шул авыл мәктәбендә укыта. Аның барлык кызлары да, үзе шикелле үк, укытучы һөнәрен сайлыйлар. Бәләкәй авылларны бетерү буенча 1948 елда башланган чара Григорьевканы гына читләтеп үтми. Бу гаилә Казанга күченергә мәҗбүр була.

ТАССРның атказанган укытучысы, республика укытучыларының I съезды делегаты. Ленин ордены кавалеры, гомеренең 54 елын мәктәптә балалар укытуга багышлаган Елизавета Ильина 1972 елда вафат булып, Казандагы Арча зиратында җирләнә.  “Казанкомпрессормаш”та кадрлар бүлеге инспекторы булып эшләгән Мария Харитонова 85 яшендә мәңгелеккә китә. Аның кызы, гомере буе шәфкать туташы булып эшләгән Клара да исән түгел. Олы улы, КХТИны тәмамлаган Геннадий, үз белгечлеге буенча, Куба, Япония кебек чит илләрдә эшләгән. Артиллерия училищесын тәмамлаган төпчеге Валерий – отставкадагы полковник, гаиләсе белән Кастромада яши.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев