Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Печән өсте

Чистай Казан арты керәшеннәре сөйләше үрнәгендә Печән өсте үткәрү

 - Пирwуй уракка төшкенче печәнгә төшәдерийек. Ирләр бер-ике көн чаба, аннары катын-кыз бара тәтәләргә (кабартырга), аннары җыйадырыйыг инде. Җыйганда анда катынымы, бала-чагасымы, барсы да төшә тоган ыйы. Богол (кибән) салалар ыйы ни кадәре. Печәннән кайтканны карап торсаң инде, ат белән җамагаты-җамагаты сайын утырып кайталар ыйы җырлашып менә инде. Арымадылар, кәзер машина белән җөреп тә арыйлар. Боголга куйгынчы кысадырыйык печәнне, чүмәләгә куйадырыйык, ат белән ташыйдырыйык.

- Без элгәре печән җийарга җергәндә үзебезгә бер кийебез бар ыйы, бер җыртка җыйылып бергә җеридерийек, атка утырып барадырыйык.

Ай-хай печәннәрне их чабыwы,

Чабывыннан авыр җыйыwы.

Әҗәл кастасыннан аwыр икән,

Артларыннан карап калыwы.

Җитен генә күлмәк җилфердидер

Болыннарда печән чапканда.

Күкләр дә күкерәр, җирләр тетерәр

Печәнчеләр җырлап кайтканда.

Ф.С. Баязитованың "Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты" китабыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев