Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Кукмара районының Чура авылы тарихы (дәвамы)

1951 елның июль аенда оештырылган фәнни экспедиция вакытында язып алынган язмалардан

1912 елда Троица бәйрәме җитте. Көннең бик ямьле вакыты, башка авыллардан яшьләр, кызлар кунак булып килделәр. Көндезге чиркәүгә яңгыратып чаң кага. Чиркәүгә халык агылды. Башка авыллардан сатучылар килделәр һәм палатка китереп төрле төштә кәнфит, прәнек, төрле чикләвек, көнбагыш сатыла башлады. Халык почти өй саен кунагын сыйлап, бөтен авыл гөж итеп тора.

Үрәтник, стражник (полиция чины) белән урам буе белән саклап әрле-бирле йөри башладылар. Су буенда карта уйнаучыларны, акча сөючеләрне куып җибәрәләр. Йөри торгач, контордан чыгып киләләр. Аларга каршы поплар турысына якынлашып яшьләр гармонь (гармун) уйнап аларга каршы баралар. Үрәтник чиркәү турысыннан гармонь белән җырлап баруны ишетмәде һәм туктарга кушып яшьләргә “стой” дип кычкырды. Ә яшьләр аның сүзенә карамады, алга таба баруын дәвам итте. Болар икесе дә кылычларын чыгарып яшьләргә каршы һөҗүм итә башладылар. Яшьләрнең кайберләре артка калып таралдылар. Шулар арасыннан Иванов Григорийны тотып алып, конторага алып кереп, каталажкага ябып куйдылар һәм үзләре конторага кереп киттеләр.

Ивановның иптәшләре күп уйлап тормадылар, җыелышып барып контор капкасының өстеннән кереп, ачып, каталажкасының ишек борысын (яңакларын) борып ватып Ивановны коткардылар һәм капка төбенә чыктылар. Алар чыгуга үрәтник стражнигы белән бу төркемгә килеп тотындылар яшьләрне куарга. Яшьләр Ивановның командасы буенча үрәтник белән стражникны чолгап алып, аларның погоннарын өзеп ыргыттылар, кылычларын берсенекен сындырдылар, үрәтникне бик каты гына кыйнадылар. Шуннан ничек кирәк, шулай кулдан ычкынып, икесе дә контора кереп качтылар. Яшьләр җиңү дәрте белән җырлашып төшеп киттеләр. Үрәтник авылдагы десятникларны башка авыллардан чакырып, үзләренә ярдәмгә егермедән артык десятник белән кичкә яшьләргә кич йөрмәскә, гармонь белән йөрмәскә, дип аңлаттылар. Кич кызлар уенын да булдырмаска, дип кисәтү ясадылар. Сәгать тугыздан урамда бер кеше дә йөрмәскә – осадное положение объявить (хәрби хәл игълан) иттеләр. Яшьләр аларның приказына (боерыгына) буйсынмадылар, алар үз белдекләре белән йөрүәрен, кызлар уйнавын булдыруны дәвам иттеләр.

Филолог, тарихчы Айдар Гайнетдинов

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев