Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Кәләй авылындагы географик атамалар

Хәзерге умартачылык янындагы җирләр Җәпәй җире була, андагы чишмәне дә халык шул исем белән атый.

Питер тугае. Әлеге тугай Зәй елгасы буенда урнашкан. Элекке заманнарда Купи Питер дигән кеше шул урында батып үлә.

Макар күпере. Салкын чишмәдән агып чыккан тиз агымлы инеш аша салынган күпер. Элек авыл урамы югары очка таба шушы күпергә кадәр сузылган була, иң кырый йортта Макар исемле кеше яши, күпернең исеме шуңа бәйле.

Метрий тавы. Мукшылар ягыннан килгән Метрий исемле кеше, шушы таудан төшкәндә аты дулап, һәлак була. Шул вакыттан бирле халык тауны аның исеме белән йөри.

Каз күле. Зәй елгасының бирге ягында – авылыбыз янында элек бик матур күл булган, хәзер ул кипкән инде. Авыл кешеләре казларын шул күлгә төшерә торган булганнар.

Морат тау. Бу тау битләрендәге җир Колшәрип авылының Морат исемле бай кешесенеке була. Күрәсең, ул крестьяннарга сезонлы файдалану өчен җир бүлеп биргән. Бервакыт җир үлчәп йөргәндә ул шушында бик кыйммәтле алтын балдагын төшереп югалта. Шуннан соң бу тауны “Алтын тау” дип тә йәртәләр. Шушы Морат тавы янында “Бакыр тавы” дигән сырт та булган. Анда бакыр чыгаручыларга көненә 2 тиен түләгәннәр. Күмәк хуҗалык оешкач, колхозга “Морат” дип исем бирелә.

Паркантай чокыры. Кәләй авылының Панкрат исемле кешесе мукшы ягыннан кайткан чакта шушында язгы ташуга төшеп, һәлак була.

Әчелек. Бу исем белән аталучы җирләр Колшәрип авылының Кәләйгә караган ягында. Әллә туфрак составында күкерт күп булгангамы, мондагы уләннең тәме бик әче, аны маллар да ашамый.

Куян атавы. Хәзерге терлекчелек комплексыннан Колшәрип юнәлешендәге урын. Анда куян күп була.

Җәпәй чишмәсе. Хәзерге умартачылык янындагы җирләр Җәпәй җире була, андагы чишмәне дә халык шул исем белән атый.

Киек кабыргасы. Хәзерге зираттан ерак түгел урын, анда киек җәнлекләр күп булган.

Пожар тыкрыгы. Авылның бу урынында элек янгын сүндерү депосы урнашкан, пожар каланчасы, лапасы, янгын сүндерү насослары, сусаклагыч мичкәләр торган. Хәзер алар юк инде, ләкин исеме сакланып калган.

Фото: pixabay.com

"Кәләй авылы асыл җир икән..." китабыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев