Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Керәшеннәр арасыннан чыккан күренекле хатын-кызлар

Ольга Санфирова, Раиса Тимофеева, Надежда Тугалева - күренекле хатын-кызлар

Санфирова Ольга Александровна - (1917-1944) - Советлар Союзы Герое. Самара шәһәрендә туган. Батайск авиация мәктәбен тәмамлап, Новосибирск шәhәpe аэроклубында пилотинструктор булып эшли. Сугыш башлангач үз теләге белән фронтка китә һәм Тамань төнге бомбардировщиклары авиадивизиясендә очучы була. Яуда һәлак була. 1945 елның 23 февраленда Герой исеме ала. Гродно шәһәрендә (Белоруссия) туганнар кәберлегендә күмелган шул ук шәһәрдә бер урам аның исемен йөртә.

Тимофеева Раиса Григорьевна - җырчы, ТАССРның атказанган артисткасы. 1929 елда Чаллы кантонының Борды авылында туган. Казан музыка училищесын тәмамлый. 1958 елга кадәр Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең солисты, 1986 елга кадәр Татар дәүләт филармониясе артисткасы.Түбән һәм матур тембрлы уникаль контральто тавышка ия буларак, ул бик тиз популярлык яулап, күп тамашачының игътибарын җәлеп итә, зур сәхнәдән һәм радиодан керәшен җырларын пропагандалаучы.

Тугалева Надежда Никитична - Бөек Ватан сугышының куркусыз разведчигы. 1923 елда Чиләбе өлкәсе Нагайбәк районының Париж авылында туган. Фронтка үз теләге белән китә һәм сугыш юлын 1945 нче елның маенда Германиядә тәмамлый. Кызыл Йолдыз, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән, "Кенигсбергны алган өчен", h.б. медальләр белән бүләкләнгән.

"Керәшен сүзе"ннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев