Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Иске Җирекле авылы тарихыннан

Тарихи мәгълүматлар буенча Жирекле авылында җил тегермәне, Май заводы эшләгән. Авыл халкы игенчелек, сарык, дуңгыз үрчетү белән шөгыльләнгән.

Иске Җирекле авылы Мәләкәс елгасының түбән өлешендә, Яр Чаллы шәһәреннән нибары 11 чакрым ераклыкта , табигатьнең гаять матур урынына урнашкан. Архив документларында Иске Җирекле 1722 нче елда телгә алына, ә 1748 нче ел ревизиясендә бу авылда Андрей Федоров җитәкчелегендәге “яңа керәшеннәр” яшәве турында беленә. 1762 нче ел ревизиясе нәтиҗәләре буенча җитәкчеләре Григорий Карпов, ә авыл халкы “иске керәшеннәр” дип теркәлә.

Тарихи мәгълүматлар буенча Жирекле авылында җил тегермәне, Май заводы эшләгән. Авыл халкы игенчелек, сарык, дуңгыз үрчетү белән шөгыльләнгән.

1930 нчы еллар башында Иске Җирекле авылында рәис Катков Яков Прокопьевич җитәкчелегендә «Трактор» колхозы оеша. 1958нче елда «Трактор» колхозы Калинин исемендәге колхоз белән берләшеп, шушы колхозның эреләндерелгән бригадаларының берсе була.

Бүген Иске Җирекле авылы киңәя, үсә, бары тик бер генә урамнан торган авылда хәзерге көндә 33 урам исәпләнә. Авыл Мәләкәс авыл җирлегенә карый. 2017 елның 1 гыйнвары мәгълүматларына караганда Иске Җирекле авылында 2857 кеше яши. 2012 нче елда «Дуслык» күпфункцияле үзәге, 2019нче елда 140 урынга исәпләнгән «Тургай» балалар бакчасы ачыла. Шулай ук авылда китапханә, медпункт, мәчет, супермаркетлар халыкка хезмәт күрсәтә.

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев