Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Боламык бәйрәме

Боламык бәйрәменең үзенчәлекләре. Сәвәләй авылыннан яздырылып алынган

Боламык бәйрәме - Зәй районы Сәвәләй авылында үткәрелә торган җәйге бәйрәм. Җәй көне кунаклар чакырып, төрле уеннар белән уздырылган. Элеккерәк чорларда ул кырга чыгып, боламык пешереп уздырыла торган булган.

Боламыкка карышы инде пирбуй жуынадырыйык, бәйрәмне көтәдерийек, кунак кызларын көтәдерийек чыгыб инде, әзерләнеп. Кич уйынга чыгабыз. Бөтен авыл җыйылгач түгәрәк уйын җасыйбыз. Уйын кыругы бар. Мин казыр онотам, кайсы айда килә сун әле ул боламык. Боламыкта инде бөтөн урам кыруглый әйләнәдерийек. Бер мин генә төгәл, Начтый белә бит тужы. Пирбуй җыру башлыйдырыйыг инде җыйылышкас. Әле Гөрпинә җыруларыңны онотма син, ул элгәрге җыруларны сың.

Кырмаҗиннар алдым ай җиләнгә,

Көмөш инә кирәк жөйләргә.

Җакшы әдәмнәр килгән ай тыңнарга,

Габрат җыру кирәк җырларга.

 

Эзәйнең сулары ай тирәндер,

Тирән дә җирләре билдәндер.

Җыру башлаулары ай бездәндер,

Күтәреб алулар сездәндер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Заинский район

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мин туган елларны элмэт районы булган, потом Зэйгэ кучкэн