Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Бер укучылы мәктәп

Кечерәк кенә агач бина. Ишеге янына «Келәтле башлангыч мәктәбе» дип язулы такта кадакланган...

Шау-шулы шәһәрдән соң, кышкы аклыкта, тынлыкта утырган авыл урамыннан атлавы ук рәхәт. Табигатьнең мәңгелек сере, могҗизасы гына уята алган бу тойгы тыкрык буйлап сузылган ялгыз сукмактан атлаганда да озата килде.

Кечерәк кенә агач бина. Ишеге янына «Келәтле башлангыч мәктәбе» дип язулы такта кадакланган...

Класс бүлмәсе. Акбур исе. Укытучы өстәле һәм бердәнбер парта. Шул парта арасында – мәктәпнең бердәнбер укучысы Алеша Гурьянов. Китап шкафында аның үз куллары белән (әлбәттә, укытучысы ярдәмендә) кәгазьдән ясаган Яңа ел уенчыклары. Бер як стенада – рәсемнәр күргәзмәсе. Арада алдагы елларда (өченче ел дүрт бала укыган, узган уку елын ике укучы белән башлаганнар) укучылардан калганнары да бар. Күбесе – Алешаныкылар. Монысы – үзләренең өе (алар бирегә күптән түгел генә күченеп кайтканнар), тегесе – күршеләренеке...

Тиккә генә иң яраткан дәресләрем математика һәм рәсем дими икән. Дәфтәр-көндәлекләренә күз салгач та, бер укучылы мәктәп – бер укучылы мәктәп инде, дип уйлап куйдым. Уйларымны сизгәндәй, Алешаның укытучысы Анастасия Тимофеевна Рыцова: «Бер генә булуга карамый. Башлы малай, акыллы укучы. Кызыксынучан, сабыр», – дип куймасынмы.

Сабырлыкка, анысы, беренче укытучысы Анастасия апасыннан да өйрәнәдер. Кырык еллык педагоглык стажына ия булган бу укытучы мәктәптә балалар янында уздырган барлык елларында да укучылары күңеленә усаллык, ачулану белән түгел, ә сабырлык, түземлек белән юл тапкан. Үзләренең Балчыклы авылындагы мәктәп ябылганнан бирле – инде җиде ел буе шушы Келәтле мәктәбенә йөреп балалар укыта.

Алешаны һәркөнне җыештырулы, җылы мәктәп каршылый икән, бу да шул ук укытучысының тырышлыгы. Иртән-иртүк килеп миченә дә яга, дәресләрдән соң идәнен дә юып чыгара. Кар көрәү, су китерүне ире Иван башкара. Кышлык утынны да үзләренең уллары Рим һәм Валерий белән бергәләп әзерләгәннәр. Ихатаны да уллары һәм ире тәртипкә китереп ныгытып торалар икән.

– Бер генә бала бит аның мәктәбендә...

Бу сүзләрне күпме кешедән ишетмәгәндер ул.

– Бер генә укучы булса да, һәркөнне дәресләргә дә тиешенчә хәзерләнергә, көндәлек планнарны да вакытында төзеп барырга кирәк, – ди укытучы моңсу гына. – Анысы, класста укучылар күбрәк булса, Алешага да, миңа да күңеллерәк булыр иде. Быел укытырга риза булуым да шушы бала өчен генә...

Бер укучылы мәктәп... Монда без укучыны һәм укытучыны бер-берсеннән ерагайта торган чикне күрмәдек. Киресенчә, әйтерсең, ана кеше үзенең улын җитәкләгән дә, сабыр гына, тыныч кына белем дөньясына алып кереп бара. Бар йөрәк җылысын, бар белемен аңа – үзенең соңгы укучысына бирергә тели.

Укытучының бу хезмәте, һичшиксез, рәхмәткә, соклануга лаек. Бүгенге көндә Алешаның тырышлыгы, белемгә омтылуы – укытучысына, аның куйган көче һәм вакытын кызганмавы өчен рәхмәттер.

Мәктәптән авыл урамына озатып калган карлы сукмак та өченче класс укучысы Алеша Гурьянов сүзләрен кабатлый кеебк:

– Укытучы апаны әниемә охшатып яратам. Әнием кебек үк әйбәт ул.

(Бу язма 1995 елда район газетасы өчен әзерләнелгән иде. Келәтле мәктәбенең соңгы укучысы, 1985 елда туган Алеша – урта мәктәпне, аннан соң Түбән Камада техникум тәмамлаган һәм Казан шәһәрендә энергетика академиясендә югары белем алган. Алексей Николаевич Гурьянов бүгенге көндә «Нижнекамскнефтехим» акционерлык җәмгыятенең электр җиһазлары цехында мастер булып эшли).

(Фирая Моратованың "Мәңге җәшә, Келәтле!" китабыннан алынды)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец