Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылы тарихы

Казак Чаллысы авылы борынгы «Чаллы шәһәрчеге» биләмәләренең көньяк-көнбатыш өлешендә, табигатьнең гүзәл бер җирендә урнашкан

Авылга нигез салучылар куе урман уртасындагы аланлыкка игьтибар иткәннәр булса кирәк, һәм иң мөһиме, аланлык читендәге куе агачлар арасыннан ерак гасырлардан юл алган чишмәнең татлы суы аларны ял иттереп, шушында төпләнергә фатихасын да биргәндер.

Тарихчы-этногроф И.Износков халык риваятьләренә таянып, авылның XVI йөздә төзелүен искәртә. Авылга беренче нигез салучы кешеләр – Семен Гаврилов һәм Гаврил Савельев. 1871 елда Казаклар Чаллысы авылында 79 хуҗалык яшәгән һәм авыл халкы 544 кеше тәшкил иткән. Шуларның 266 сы-ирләр, ә 278 е хатын-кызлар.

Авылның исемен тарихчы – этнограф ике мәгънәдә аңлата. Беренче мәгънәдә «Козяк Чаллысы» ның аңлатмасы, «козя»- русча, татарча, «хуҗа», ә авылның тулы исеме «Хуҗалар Чаллысы» була дип аңлатыла. Икенче мәгънәдә «Казаклар Чаллысы» ның аңлатмасы «Казаклар» хөкүмәткә хезмәт итүчеләрдән алынган дип аңлатыла. Авылның бик борынгы исеме Түбән Чаллы да булырга мөмкин. Авыл халкы игенчелек, һөнәрчелек һәм кәсәбәчелек белән шөгыльләнгән. Казаклар Чаллысы авылы тирә-як авылларда үзенең тегүчеләре белән дә дан тоткан. Әле хәзер дә авылның атаклы тегүчеләре Тачаев Александр, Андреев Михаил, Александров Григорийларның исемнәре халык хәтерендә саклана. 1871 елда 10 ир кеше тегүчелек белән шөгыльләнгән. И. Износковның тарихи чыганакларында Казаклар Чаллысы авылында 1871 елда мәктәпнең эшләве күрсәтелә. Дини бәйрәмнәрне үткәрү өчен Үри Чаллысы авылында урнашкан чиркәү мәхәлләсенә(приход) йөргәннәр.

ТатСтат мәгълүматлары буенча, Казак Чаллысы авылы җирлегендә хәзерге вакытта 545 кеше исәпләнә. Авыл җирлеге башлыгы –Ананьев Иван Степанович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев