Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Авыр еллар бәете

Җәйләү авылында гомер иткән, хәзерге вакытта якты дөньядан киткән карендәшебез Иван Попов “Керәшен сүзе” гәҗитенә менә шулай язып җибәргән: “Хәреф таный, укый башлау вакытымда ук халык көенә җырлана торган бер җыр бар иде. Мин үзем 1920 елгы, ләкин ул җырның бер генә китапта да басылганын хәтерләмим. Кешеләр аны бер-берләреннән күчереп ала торган булган, Сүзләре гражданнар сугышы хакында, көе керәшеннәрнеке булырга охшый. Хәзерге көндә дә миңа аның көе таныш. Ә сүзләре менә болай”

Авыл читендә бабай йортында

Ишле җәмәгатьтә мин тудым.

Дәдәйләр белән, түтиләр белән

Тугыз яшьтән эшкә тотындым.

Бик күңелле иде дәдәйләр белән

Бергәләшеп гомер итүе.

Җәйге көннәрдә таң нуры белән

Төялешеп эшкә китүе.

Күпкә бармады бәхетле көннәр,

Тиздән канлы сугыш башланды.

Кырык яшьтәге сөйгән әткәбез

Ут эченә илтеп ташланды.

Гомер күрмәгән тимер арбалар

Урамнардан узып киттеләр.

Ишек алдыннан туры атыбызны

Тотып алып чыгып җиктеләр.

Иртәләр көттек, кичләрен көттек,

Сугышларның тиздән бетүен.

Һич тә көтмәдек әнкәй мәрһүмнең

Мәңгелеккә бездән китүен.

Дәү дәдәй китте кызыллар белән

Дошманнардан илне сакларга.

Бәләкәй дәдәй кылычын алып,

Үз иркеннән китте акларга.

Бер дә бер көнне кара урманда,

Ишетелә мылтык тавышы.

Дәү дәдәй белән бәләкәй дәдәй

Атышалар кара-карышы!

"Атма туганым, куй мылтыгыңны,

Энекәшең бит соң мин синең"

"Юк минем энем, бүгенге көндә

Туганаем түгел син минем.

Син үзең теләп акларга киттең,

Сезнең өметегез кан түгү.

Гомер буена коллыкка кереп,

Байлар өчен халык интегү.

Шулай диде дә, мылтыгын төзәп,

Чакмасын тартырга кыймады.

Ул җитешкәнче, бәләкәй дәдәй,

Йөрәгенә илтеп кадады.

Елама инде, түкмә яшеңне –

Тора алмас ул, инде мәңгегә.

Суынган канны җылыта алмас,

Синең кайнар күз яшең генә.

Бөгелеп төште кызыл чәчәкләр,

Кояш нурларында аланда.

Каргалар белән козгыннар гына,

Калды дәү дәдәйнең янында.

Шушы хәлләрне бәләкәй дәдәй

Кайтып елый-елый сөйләде.

Күп тә тормады, чыгып та китте,

Кабат өйгә кайтып кермәде.

Иртәләр саен түтиләр белән

Киттек алабута урырга.

Көн дә җил-давыл, тузаннар туза,

Ничек авылларда торырга?

Йорт-җиребезне байларга сатып,

Киттек без эшкә Себер җиренә.

Себер җирендә эш таба алмадык,

Очрадык үләт чиренә.

Яшьлегеңнән үк, саргайта икән,

Чит җирләрдә нужа күрүе.

Бик читен икән, туган җиреңә

Ялгыз башың кайтып керүе.

1993 ел 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнен ансамбль дэ Татьяна Бустрякова этисеннэн отып калып, бик матур жырлый бу жыруны