Туганайлар

Ак чыгару

Керәшеннәрнең туй йолалары һәм поэзиясе бик күп борынгылык эзләрен саклап килә. Һәртөрле ышануларга, җырларга бай булган туй йолаларында халыкның күп еллар буе үстерелеп килгән катлаулы иҗаты, үзенчәлекле культура тарихы чагыла.

Туйда кызның үзе чигеп әзерләгән, ак итеп биргән сөлгесен яки ашъяулыгын халык алдына чыгарып күрсәтү. Туй башлыгы булган кеше аны зур матур подноска куеп, түбәндәгечә такаклар чыгара:

Агы килә, агы килә,

Ак артыннан тагы килә,

Алтмыш агасы, алтмыш җиңгәсе,

Тулмаганын тутырыгыз,

Җитмәгәнен җиткерегез,

Шалтыратып салыгыз,

Җалтыратып алыгыз.

Шушы сүзләрдән соң, кызның яшьлек, сафлык билгесе булган чигүле яки суккан сөлгене туй кунаклары җәеп-җәеп карыйлар, сокланалар һәм "акны котлыйбыз, яшь килен бәхетле булсын, тигез гомер итсеннәр", - дигән сүзләр әйтеп, һәркем үзе алып килгән бүләкне подноска куя.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: