Халык ышанулары: Агамны уздырам ди, Энем кырлач...
Тамырлар тарихка тоташкан

Халык ышанулары: Агамны уздырам ди, Энем кырлач...

Рождество уразасы вакытында (28 ноябрь-6 январь) туган айны – беренче кырлач, Агам кырлач ае дип атыйлар. Рождестводан соң туган ай – Энем кырлач.

Соңгы елларда кыш бик юашланды. 30 градуслы салкынар да, адаштыра торган бураннар да юк. Элегрәк карендәшләр еш телгә алган кырлач айларын инде онытып бетердек. Ә бит алар – кышның иң салкын айлары. Кырлач айларын күктәге айга карап билгелиләр. Рождество уразасы вакытында (28 ноябрь-6 январь) туган айны – беренче кырлач, Агам кырлач ае дип атыйлар. Рождестводан соң туган ай – Энем кырлач. “Агам кырлачны уздырам, дип әйтә Энем кырлач” дигән әйтем дә бар. Чыннан да, кышның икенче ае, салкыннар буенча, беренчесен уздыра. Сынап карыйк әле. 


Нет комментариев