Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

90 ел элек төшерелгән фотода – керәшеннәрнең киенү үрнәге

1932 елда төшерелгән әлеге фото белән Мамадыш районының Владимир авылында яшәүче Галина Михайлова “Керәшенчә марафон” кысаларында таныштырды.

“Бу фото минем өчен бик тә кызыклы. Ул 1932 елда җырак әби (Анастасия) белән җырак бабай (Роман) өендә төшерелгән. Беренче балалары Михаилга – 2 яшь. Җырак әби кырыенда – карт әби Ольга (җырак бабайның анасы), аның белән янәшә – карт җырак әби (җырак әбинең анасы). Димәк, уртада – ике кодагый. Артта басып торучысы – җырак бабайның энесе Иван. Үзләренең ишегалларында төшүләре билгеле. Минем уйлавымча, авылга фотограф килгән, дигән хәбәр булуга, түбәнге урамда яшәүче карт җырак әбине төшеп алганнардыр. Бу – җырак бабайның авыл советы секретаре булып эшләгән еллары. Аны бары кешегә яхшылык кылучы, гадел кеше буларак искә алганнар.

Нинди авыр заман булуга карамастан, тиешенчә киенү гадәте булган. Хатын-кызларда катлаулы баш киеме. Ә йөзләреннән мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек бөркелә. Чын мәгънәсендә килер буынга калдырырлык мирас бу”, – дип язган Галина Михайлова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев