Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

1920 елның 1 июлендә беренче Керәшен съезды узган

Съездда Үзәк керәшен бүлеге бүлекчәләре эшчәнлеге; өчьеллык һәм берьеллык педагогик курслар; уездлардагы керәшеннәр тормышы; татарлар белән үзара мөнәсәбәтләр; керәшеннәрнең аң-белемен үстерү, культура ягыннан нытыгу буенча мәсьәләләр карала.

1920 елның 1 июлендә Казан университетының 1 нче аудиториясендә Беренче керәшен съезды башлана. Съезд 1 июльдән 7 июльгә кадәр дәвам итә. Анда барлыгы 191 делегат, дәрәҗәле кунаклар катнаша. Делагатлар Россиянең керәшеннәр күпләп яшәүче төрле губерналарыннан – Казан, Самара, Нократ, Уфа һәм башка төбәкләрдән җыела.

Беренче съездда түбәндәге сораулар күтәрелә. Үзәк керәшен бүлеге бүлекчәләре (оештыру-агитация, нәшрият, редакция, театр) эшчәнлеге; өчьеллык һәм берьеллык педагогик курслар; уездлардагы керәшеннәр тормышы; татарлар белән үзара мөнәсәбәтләр; керәшеннәрнең аң-белемен үстерү, культура ягыннан нытыгу буенча мәсьәләләр карала.

Керәшеннәр өчен шкулларның, туган телдә уку-укыту әсбапларының санын арттыру, керәшен язма графикасын тагын да камилләштерү, тәрҗемләрне грамматик һәм лексик яктан ныгыту, керәшенчә басыла торган китапларны арттыру һәм культура-агарту оешмалары җитмәү турындагы мәсьәләләр дә күтәрелә.

Съездның уңышлы эше өчен, делегатлар районнарга (группаларга) бүленә. Һәрбер төбәктән керәшеннәр арасындагы политик хәл, мәктәп, мәктәптән тыш, мәктәпкәчә тәрбия мәсьәләләре буенча чыгышлар ясала.

Чуваш милләтеннән булган галим – керәшеннәрне өйрәнгән Н.Никольский съездда “кряшен халкы төрки кабиләләр – кыпчаклардан (половцы) килеп чыккан” дип чыгыш ясый. Бу вакытта делегатлар икегә аерыла: бер төркем керәшеннәрне татарлардан аерып караса, икенчесе бер составта күрә. Катнашучылар уртак нәтиҗәгә килә алмый, дип “Красная Татария” газетасы 1925 елда язып чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев