Кешеләр мондый тәҗрибәне еллар буе туплый һәм үзеннән соңгы буынга мирас итеп калдыра.
1. Кәтлитләр тәмлерәк булсын өчен
Суган, тоз-борычын кушып болгаткан һәм суыткычта 5-6 сәгать торган фарштан иң тәмле кәтлитләр килеп чыга. Ит бераз маринадлана һәм алар шуңа тәмлерәк була.
2. Пешкән очракта - теш пастасы
Зарарланган урынга теш пастасы сыласаң, пешкән яра каты авыртмый һәм сызлавы да тизрәк бетә.
3.Бәрәңгене ничек тиз пешерергә?
Әгәр дә кәстрүлгә бераз сыер мае салсаң, бәрәңге тизрәк пешә.
4.Күкәйләрнең яңа-иске булуын ничек тикшерергә?
Моны эшләве бик җиңел: әгәр дә савытка салкын су салсаң, яңа күкәй төпкә китә, ә искесе өскә калка.
5.Камырга күкәй урынына нәрсә кушып була?
Печенье яки пирог камырында күкәйне банан алыштыра ала. Ярты банан бер күкәйгә тигез
6. Пыяладагы келәйне ничек бетерергә?
Пыяладагы келәй табын бетерергә гади үсемлек мае ярдәм итәр. Проблемалы урынны май белән ышкыгыз да 10 минутка калдырыгыз һәм кәгазь салфетка белән сөртеп алыгыз.
7. Кузаклылар тизрәк пешсен өчен
Фасоль яки борчакны җебетергә оныттыгызмы? Кузаклыларны тозсыз суда, кәстрүлгә һәр 7-10 минут саен берәр аш кашыгы салкын су салып торып пешерегез. Шулай алар җиңел генә пешәр.
8. Сөт тизрәк кайнап чыксын өчен
Бер чеметем шикәр комы кушсаң, сөт тизрәк кайнап чыга.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев