Төрледән-төрле ни төрле

Кулич

Кулич рецепты тәкъдим итәбез.

Камыр ясау өчен: 800 г он, 200 г май, 1 стакан шикәр комы, 1/2 стакан чүпрә, 3 йомырка, 1 стакан йөзем җимеше.

Онны май һәм шикәр комы белән болгаталар, катнашмага сөт, чүпрә салып, камыр басалар. Камыр бераз күтәрелгәч, йомырка агын шикәр комы белән күпертеп һәм йомырка сарысын аерым болгатып, камырга салалар. Йөзем салып, камырны тагын бер кат басалар һәм формага салып, күтәрелгәнен көтәләр. Шуннан соң духовкага тыгып пешерәләр.

 

 

Нет комментариев