Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Юкә чәчәге җыярга онытмагыз!

Хәзер юкә чәчәк ата торган вакыт, ә ул бик файдалы

Аның чәчәкләрен ничек кулланырга һәм сакларга? Файдасы нидә?

Юкә июнь ахыры - июль башында чәчәк ата, ә җимешләре августта-сентябрьдә генә өлгерә.

Юкә чәчәгеннән ясалган препаратлар салкын тиюдән дәвалану өчен тирләтә, температураны төшерә торган дару буларак, гастритлардан, ангина һәм стоматит белән авырганда авыз һәм тамакны чайкау өчен файдаланыла. Юкә чәчәген һәм кура җиләген тигез күләмдә алып тирләткеч җыелма ясыйлар.Пешерелгән чәчәкләреннән әзерләнгән сыек ботканы эч йомшарткыч дару итеп, парландыргыч чара буларак кулланалар.  

Төнәтмә ясау өчен 1 аш кашыгы коры чәчәккә 1 стакан су салалар, 20-30 минут төнәтәләр. Көнгә 2-3 стакан эчәләр (төнгә каршы файдалырак). Яфрак кайнатмасын әзерләү өчен 2 аш кашыгы чималны 1 стакан суда 10 минут кайнаталар. Кайнатманы сөзәләр, шул ук көнне эчеп бетерәләр.  

Юкә чәчәген коры көннәрдә чәчәкләр ачылганчы җыялар һәм 40-50 градустан югары булмаган температурада киптерәләр. Чәчәкләрне кояшта киптерергә ярамый, чөнки алар төсен һәм шифалы үзәген югалта.  

Халык юкә чәен яратып кабул итә. Чәй нервларны тынычландыра, югары кан басымыннан интегүчеләргә ярдәм итә. Шул ук вакытта, юкә чәчкәсеннән ясалган чәй кан тамырларын киңәйтә һәм чистарта. Йөрәк авыруыннан интегүчеләргә дә аның файдасы күп.

Нервларны тынычландыру өчен юкә чәчкәсеннән ванна керү дә нәтиҗәле. Моның өчен йоклар алдыннан бер үк күләмдә тукранбаш (клевер) һәм юкә чәчкәсен алалар. Ваннада балаларны коендыру да файдалы.

Юкә чәчкәсе төнәтмәсен косметологиядә дә киң кулланалар. Тән тиресе артык коры булганда, төрле тән авыруларыннан төнәтмә ясап, юыналар. Шулай ук тән тиресе пешкәндә дә юкә чәчәге ярдәм итә ала.

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев