Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Ябыгасың килсә, бәрәңге аша

Тиз тазарып китүчән кешеләр бәрәңге ашарга курка, бу яшелчәне симертүче ризыклар исемлегенә кертәләр, әмма...

     Бәрәңгедә 20 процентка кадәр крахмал булса да, ул аз калорияле: 100 граммга 80 ккал гына.

   Ябыгу өчен атнасына бер тапкыр “бәрәңге көне” кертү файдалы булачак. Ул көнне ике туклануда 500-600 грамм бәрәңге ашарга кирәк. Билгеле булуынча, бәрәңге калийга бик бай, ә ул, үз чиратында, организмда натрийны алыштыра. Натрийның микъдары кимү сәбәпле, гәүдә авырлыгын киметүгә ярдәм итүче организмнан су кудырту эффекты барлыкка килә.

    Бәрәңге аксымы да кеше организмы өчен бик файдалы. Үзенең биологик кыйммәте буенча ул мал ите аксымына бик якын, шуңа да аны алыштыра ала.
     Бәрәңгене пешергәндә кайбер киңәшләрне истә тотыгыз:
* Бәрәңге боламыгына салкын сөт салсаң, бәрәңге каралып китә, шуңа күрә аны кайнар сөт белән изәргә кирәк.
* Пешергәндә суны бәрәңге күме­лерлек кенә салалар.
* Бәрәңгене башта тозсыз кыздырырга, пешәр-пешмәс кызгач кына тоз сибәргә кирәк.
* Иске бәрәңгене пешергәндә бераз шикәр комы өстәсәң, ул тәмлерәк була.
* Пешкән бәрәңгене кайнар килеш угычта уарга яисә изәргә кирәк. Суынгач алар начар изелә.
* Бәрәңгене кайнап чыкканнан соң сүрән утта пешерергә кирәк. Бик каты кайнатып пешергәндә бәрәңгенең тыш­кы ягы пешә, кабыгы ярылып китә, ә эчке ягы пешми кала. Бәрәңге таралып китмәсен өчен, 15 минут кайнаткач, парда гына пешереп җиткерергә кирәк. Суына калак очында гына аш серкәсе өстәргә мөмкин.
* Бәрәңгене кабыгы белән пешер­гәндә чәнечке белән берничә урыннан тишкәләп алсаң, ул ярылмый.

Чыганак: "Заман сулышы"

Фото: https://pixabay.com/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев