Суны кайчан эчәргә?
Суның организмга файдасы турында бик күп язалар, сөйлиләр
Ул ризыкны эшкәртергә һәм сеңдерергә ярдәм итүче универсаль эреткеч булып тора. Тәнебездәге һәр күзәнәккә туклыклы матдәләр һәм кислород күчерә, шул ук вакытта организмда җыелган токсин һәм «чүп-чар»ны чыгара. Шуңа табиблар суны күп эчәргә куша.
Кардиологлар тикшерү уздырган. Алар фикеренчә, суның күпме эчү генә түгел, кайчан эчелүе дә мөһим. Иртән, йокыдан торуга 2 стакан су эчәргә кирәк. Бу — организмга уңай йогынты ясый, уята, тонусны күтәрә.
Ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеген яхшыртырга теләсәң, ашаганчы 1 стакан су эч.
Әгәр кан басымы югары булса, 1 стакан су эчәргә һәм җылы суда ванна керергә киңәш ителә.
Йоклар алдыннан 1 стакан су эчү исә, инсульт яки инфарктны кисәтергә булыша икән.
Фото: https://pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев