Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Сарымсак һәм имбирне нәрсә белән алыштырып була?

Соңгы вакытта иммунитетны ныгыта торган продуктлар кибет киштәләрендә сирәк очрый

Табиб-диетолог Маргарита Королева сарымсак һәм имбирне нәрсә белән алыштырып булырга мөмкин икәнлеген әйтте. Бу хакта «Вечерняя Москва» газетасына сылтама белән «Челнинские известия» газетасы хәбәр итә. 

Соңгы вакытта имбир кибет киштәләрендә сирәк очрый, ә сарымсакны кайбер эчәк авырулары вакытында кулланырга ярамый. 

Эчке күзәнәкләрне саклауда цинк мөһим компонент булып санала. Аның вирусларга каршы торучанлыгы көчле. Цинкка майсыз ит, кузаклылар, көнбагыш, чикләвек, сөт продуктлары, йомырка, эре бөртекле ярмалар бай. Цинк файдалы майлар составындагы А витамины белән бергә яхшы үзләштерелә. Боларга чистартылмаган зәйтүн, кукуруз, көнбагыш майлары керә. Шулай ук иммунитет формалашсын өчен Е витамины кирәк. Безнең организмга табигый продуктлар составындагы В төркеме витаминнары һәм магний да керергә тиеш. 

Королева сыеклык күп эчәргә киңәш итә, чөнки су организмны чистарта. Күп кенә яшелчә һәм җиләк-җимешләр составындагы С витамины турында да онытмау зарур.

Безнең иммун систамасының ныклыгы эчәкнең сәламәт булуы белән бәйле. Шуңа күрә организмны пробиотиклар белән баетырга кирәк. Алар, мәсәлән, тозланган кәбестәдә күп. 

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев