Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Сәламәтлек эликсиры

Бу дару 3 ингредиенттан гына торса да, сәламәтлегеңне шактый ныгытачак.

Бу даруны Германиядә уйлап тапканнар. Эчемлек сарымсак, лимон, имбир һәм судан тора. Ул организмның сәламәтлегенә һәм гомуми торышына бик уңай тәэсир итә. Иң мөһиме – бу эчемлек артерияләр блокадалануын, салкын тиюне дәваларга, кандагы холестерин дәрәҗәсен киметергә мөмкин. Шулай ук бу дару арыганлыкны киметә һәм йогышлы авыруларны профилактикалау чарасы булып тора. Ул иммун системасын ныгыта һәм бавырны чистартырга булыша.

Бу эликсирны әзерләү өчен кирәк булачак:

4 зур сарымсак;

4 лимон;

кечкенә генә имбир тамыры;

2 литр чиста су.

Хәзерлек:

1. Лимонны юарга һәм аларны кечкенә кисәкләргә кисәргә. Сарымсакны чистартырга. Лимон, сарымсак һәм имбирне бергә блендер белән вакларга.

2. Әзер катнашманы металл савытка салып, аңа  ике литр су өстәргә һәм плитәгә куеп кайнап чыкканчы болгатып торырга.

3. Эчемлекне суытырга. Шуннан соң суын гына сыгып алырга кирәк.  Дару әзер.

Бу даруны көн саен ашарга  2 сәгать кала эчәргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев