Пирожки өчен биш минутта әзер була торган камыр
Бу рецепт ялкаулар өчен исәпләнгән, чөнки бу камыр бик тиз һәм җиңел әзер була
Моның өчен сезгә түбәндәге ингредиентлар кирәк булачак:
- 4 стакан он (кайчагында бераз күбрәк кирәк, чөнки он төрле була);
- 2 аш кашыгы шикәр;
- 1\2 чәй кашыгы тоз;
- 2 аш кашыгы көнбагыш мае;
- 500 мл. сөт (Җылытсаң да, суыткычтан алып та файдаланырга була. Бик зур аерма булмаячак)
- 1 пакет коры чүпрә 11 гр.
Әзерләү:
1. Барлык ингредиентларны бергә болгатырга. Әзер массаны пакетка салырга һәм 2 сәгатькә суыткычка куярга.
2. Ике сәгатьтән соң камыр әзер. Аны суыткычтан алып, төрле үзегез яраткан эчлекләр белән пирожкилар пешерә аласыз.
Камыр йомшак, кулларга ябышмый торган була.
Фото: https://pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев