Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Озын яллардан соң организмны ничек тернәкләндерергә?

Детокс – организмны зыянлы матдәләрдән чистарту комплексы

1 ысул. Рациональ туклану

Төрле кабымлыкларга, салатларга һәм эчемлекләргә бай яңа ел табынында еш кына артыгы ашала. Шул сәбәпле, организм ашалган ризыкларны эшкәртеп җитешә алмый. Нәкъ шул вакытта токсиннар һәм зыянлы матдәләр җыела башлый. Болар агулану яки кайбер чирләр китереп чыгарырга мөмкин. 

Әгәр бәйрәмнәрдә бернидән баш тартмагансыз икән, организмны тиешенчә чистартырга кирәк.

Һәр иртәне бер чынаяк яшел чәй яки лимонлы су эчүдән башлагыз. Болар токсиннарны чыгару өчен табгиый алым булып тора. Күбрәк свежий яки пешкән яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр ашарга кирәк. Ит һәм балык майлы булырга тиеш түгел. Аларны да парда яки томалап пешрү кулайрак булыр.

Ярмалар һәм тупас итеп тарттырылган оннан пешерлгән ипи турында да онытырга ярамый алар эчәк эшчәнлеген активларштыра. Организмны чистарту өчен яңа сыгылган соклар һәм үлән чәйләре дә ярдәм итә. Бөтнек, шалфей, гөлҗимеш һәм нарат җиләге өстәп чәйләр ясарга була. ә баллы ризыклардан, консервалардан һәм газлы сулрдан баш тартып торырга кирәк. Шулай ук тәмәке һәм алкоголь дә тыелган

2 ысул. Күпләп су эчү

Күпләр организмны чистарту газаплы һәм күңелгә ятышсыз процедуралар белән бәйле дип уйлый. Тик бу алай түгел! Детокс өчен иң гади ысул – су эчү.

Суны никадәр күбрәк эчсәң, шулкадәр яхшы. Көне буе эчкән су күләме 2 литрдан да ким булмаска тиеш. Чиста су шлакларны чыгара, су балансын тутыра. Һәм суны башка бер генә эчемлек тә алыштыра алмый.

3 ысул. Биологик актив кушылмалар

Даруханәләрдә агулану очракларында, алкоголь, тәмәке кулланганда организмга ярдәм итүче БАДлар күп. БАДлар азык җепселләре чыганагы. Алар ярдәмендә эчеклекнең кыскаруы яхшыра һәм матдәләр алмашы көчәя.

Бу матдәләр эчәклек микрофлорасы өчен нормаль мохит тудыра. Агулы матдәләрне чыгара, бу исә организмны чистарта, канданы шикәр һәм холестерин күләмен киметә. Ләкин бу БАДлар бөтен кешегә дә килешмәскә мөмкин. Күрсәтмәләрен игътибар белән укырга кирәк.

4 ысул. Су процедуралары.

Әгәр организмны өй шартларында чистартырга уйлагансыз икән, су процедуралары турында онытырга ярамый. Эфир майлары өстәлгән хуш исле ванна һәм контраст душ кан әйләнешен дә яхшырта. Шулай итеп ул организмны зарарлы матдәләрдән чистарта..

Душта мунчала белән юынырга кирәк. Ул тиредәге үлгән күзәнкәләрне, пычракны, майны юып төшерә һәм дектоксны көчәйтә.

5 ысул. Тирене тәрбияләү. 

Агулану белән бәйле “төзексезлек” беренче чиратта тиредә чагылыш таба. Шуңа күрә ул да чистартуга, бигрәк тә махсус тәрбия чараларына һәм дымландыруга мохтаҗ. Чистарту өчен составныда спирт булмаган йомшак чаралар кулланырга кирәк.

Крем озак вакыт тиренең дым дәрәҗәсен сакларга тиеш. Составында витаминар һәм гаилурон кислотасы булган кремнар сайларга кирәк. Ул тиренең яшьлеген озайта, аңа тыгызлык һәм сәламәт рәвеш бирә. Тирегә сөрткән вакытта гиалурон кислатсы эластик элпә барлыкка китерә, ул суның парга әйләнеп бетүен тоткарлый.

6 ысул. Һаваны дымландыру.

Кеше үзен яхшы хис итсен өчен аңа һаваның билгеле күләмдә дымлы булуы кирәк. Бу якынча 60% булырга тиеш. Тик ягып җылытыла торган биналарда бу сан 30-40% тирәсе генә. Мондый корылык кешенең саулыгына тискәре йогынты ясый һәм организмны чистартырга ирек бирми.

Дым җитмәүне һава чистарта яки дымландыра торган җайланма белән җиңеп була. Аермасы шундук сизелә, сулыш алулары иркенәеп китәчәк.

7 ысул. Спорт.

Спорт белән шөгыльләнү – иң көчле детокс чарасы. Физик күнегүләр бик вак кан тамырларындагы кан әйләнешен тизләтә. Бу кан тамырына чыккан токсиннарны “юып төшерә” һәм организмны чистарта.

8 ысул. Мунча.

Мунча – менә дигән дотокс чарасы. Мунча керү организмдагы алмашу процессларын көчәйтә, шлакларны һәм токсиннарны чыгара. Моннан тыш, соңыннан күп күләмдә организмдагы май тукымаларына керүче су чыга.

Шуңа күрә даими мунча керү авырлыкны киметергә ярдәм итә. Шулай ук мунчада мускуллардагы сөт кислотасы да чыгып бетә. Бу тренировкалардан соң тәндәге авыртуны киметә.  

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев