Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Өч иң файдалы гөл

Бу гөлләр йортны да бизиләр, шулай ук шифа да бирәләр икән

Әлеге факт галимнәр тарафыннан исбатланган. Гөлләр бүлмәне кислород белән тутыра, мебель, пластмасса бүлеп чыгарган агулы матдәләрне "йота", салкын тию һәм депрессияләрдән дәвалый икән.

Ә түбәндәге гөлләр иң файдалысы: 
1. Алоэ
Бу гөлнең яфраклары бүлеп чыгарган махсус матдәләр линолиумнан таралган агуларны йота. Шулай ук, кышын була торган электрлашуны бетерә. Төнлә алоэ кислород бүлеп чыгара. Шуңа аны йокы бүлмәсенең иң түренә куегыз.
Шулай ук алоэның суы ярдәмендә томау төшүне, ашказаны авыруларын дәвалыйлар. Ә юылган һәм икегә бүленгән яфракларын ярага бәйләргә була. Бу гөл яхшы дезинфекция чарасы, җәрәхәтләнгән тәннең төзәлүен тизләтә. Чыгышы белән ул - чүлләр иленнән.
2. Ярангөл
Элек аннан ясалган компресс ясаганнар. Шулай томау, колак сызлавын, баш һәм мускул авыртуларын дәвалаганнар. 
Бу үсемлек бүлмәдә җыелган һаваны яңарта, микроблар һәм артык дым белән көрәшә. Ә җәен чебеннәрне дә куркыта. Алы кухняга, йокы бүлмәсенә куйсаң яхшырак. Бары тик ята торган урынга якын куймагыз. Чөнки аның исе кан басымын төшерә, йоклый алмый интеккәндә булыша.
3. Кактус
Ул әллә ни тәрбиядә таләп итми. Аны йокы, бала бүлмәсенә түгел, ә эш бүлмәсенә куегыз.  Ул компьютердан чыккан нурланышны "йота".

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев