Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Ничек эсседән сакланырга?

Соңгы көннәрдә һава температурасы нык үзгәрде, кайсы еллардадыр булып, онытылган эсселек килде

Әлеге уңайдан эсседән саклану өчен табибларның түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тырышыгыз:
1. Көндезге сәгать 11дән кичке 5кә кадәр кояш бик актив кыздырган вакытта урамга чыгудан тыелып торыгыз. Ә урамга чыкканда, иркен, ачык төстәге, чын тукымадан тегелгән киемнәр кияргә тырышыгыз, башыгызга кию турында да онытмагыз.
2. Җәйге эсседә сыеклыкны 1,5-3 литр эчәргә кирәк. Көндезге сәгать 12дән кичке 4кә кадәр сыеклыкны мөмкин кадәр азрак кулланырга тырышыгыз.
Лимон согы белән су, җылымса балсыз яшел чәй, газсыз минераль су, компот, морс эчәргә тәкъдим ителә. Исерткеч эчемлекләр эчмәгез, шулай ук баллы газлы эчемлекләрне дә кулланмагыз.
3. Бик эсседә бал һәм май кебек эчтән җылына торган ашамлыклар да ашарга киңәш ителми. Йоклар алдыннан ит кебек авыр үзләштерелә торган ризыклар да ашарга ярамый. Организмны суыту өчен хөрмә, банан, алма кебек җимешләр, яшел һәм ак төстәге яшелчә, пешкән тавык, балык ашарга кирәк.
4. Троллейбус, автобусларга эссе вакытта утырырга киңәш ителми. Әгәр инде бу мәслихәт икән, күләгәле урыннарны сайлагыз. Һәр 15 минут су яки куас эчегез, хәтта теләмәсегез дә моны эшләргә кирәк. Су белән чылатылган яулыкны иңбашларга, биткә куеп бару да эссене яхшы кичерергә ярдәм итәчәк. Җәмәгать транспортында йөрүченең киеме табигый материаллардан булырга, салынып тормаска тиеш.
5. Кондиционер булган бүлмәдә һаваны +22-+23 градустан да төшерергә тырышмагыз. Әлеге техниканы дөрес итеп кулланмаганда салкын тияргә мөмкин.

 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев