Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Медицина маскасы булмаса, вируслардан ничек сакланырга?

Гадәттә, вируслардан саклану өчен дүрт катлы медицина маскасы кияргә киңәш ителә

Шулай ук күзләрне саклау һәм кулларны еш юу хәерле. Бу турыда Вируслы инфекцияләрне профилактикалау һәм дәвалау үзәге директоры, иммунолог-инфекционист Георгий Викулов Спутник радиосына сөйләгән.

Табиб сүзләренчә, әгәр кул астында гына медицина маскасы булмаса, аны үзеңә ясарга да була.

«Кырыеңда бер тапкыр куллана торган маска булмаган очракта, бинттан вакытлыча маска ясап торырга мөмкин. Әгәр башка чаралар булмаса, якындагы кешеләр йөткерсә, төчкерсә, шарф белән капланырга була», — дип сөйләгән ул.

Мондый саклану чараларын ике сәгатьтән артык кулланырга ярамый. Маскага антисептик сиптерергә дигән киңәшне табиб кире какты. Аның сүзләренчә, инфекция таралмас өчен механик барьер булырга тиеш.

Лайлалы тышча аша авыру йоктыру ихтималын истә тотарга кирәк. Шуңа күрә күзләрне дә саклау хәерле. Моның өчен махсус медицина күзлеге кияргә кирәк. Кояштан саклый торган кара күзлекләр дә бераз ярдәм итәргә мөмкин.

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев