Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Машина "туңмасын" өчен нишләргә?

Автоэксперт Кирилл Милешкин автомобильдә кайсы механизмнарның катуын һәм моны булдырмас өчен нишләргә кирәклеген сөйләде

"За рулем" язуынча, автомоибильне юганнан соң була торган иң еш күренеш - ишекләрнең катуы. Юганнан соң ишекләрне аларны корытып сөртергә һәм силикон май белән майларга кирәк.

Пыяла чистарткыч тәрәзәгә ябышып катмасын өчен аларны күтәреп куярга кирәк. Әгәр инде ябышкан икән, кул белән куптарыгыз - чөнки эшләтеп электромоторны яндыруыгыз бар.

Әгәр көзгеләр электропривод белән эшли икән, аларны да кул белән ачып ябып карагыз. Шулай эшләмәсәгез электропривод көчәнеп эшләп януы бар.

Тәрәзәдән аккан су җыелып ката. Электропривод белән тәрәзәне төшермәкче булганда, аңа да көч килә. Тәрәзә төшми икән, аңа көч китермәгез. Моторны алыштыру күпкә кыйбатракка төшәчәк.

Юганнан соң кул тормозына куймагыз. Ул катып кала икән, машинаны урыннан да кузгатып булмаячак. Эвакуатор чакырырга яки җылы көннәр җиткәнен генә көтәргә кала.

Фара юдыру механизмын салкын көннәрдә эшләтү зыянлы. Форсунка өстенә боз ката һәм ул эшләүдән туктарга мөмкин.

Чыганак: Интертат

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев