Макарон һәм дөге пешкән суны түкмәгез
Без, гадәттә, макарон пешкән суны түгәбез, ә менә Италия кешеләре аны куллана икән
Аның төп үзенчәлеге крахмалга бай булуында. Ул соус ингредиентларын кушып, куелатып тора. Белгечләр, макароннан калган суны коймак пешергәндә дә кулланып була, ди. Аны сөт урынына файдаланырга була икән. Камыр куе һәм кесәл кебек була, имеш. Ясмык, борчак, фасольне дә макарон пешкән суда тотып торсаң, тәме яхшыра.
Дөге пешкән суны исә косметологиядә кулланып була. Микроэлементларга, витамин һәм туклыклы матдәләргә бай дөге суы белән битне юарга кирәк. Чәчне дә шуның белән чайкатырга була ди. Ул бигрәк тә коры, икеләнгән чәчләр өчен файдалы.
Чыганак: Шәһри Казан
Фото: https://pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев