Кибеттән алып кайткан продуктларны дезинфекцияләргәме?
Коронавирус таралу куркынычы булу сәбәпле, дөньяда бар халык изоляция режимында яши
Дезинфекцияләү еш уздырыла торган кибетләргә генә барыгыз. Алар кәрзин, арбалар, башка өслекләрне даими чистартып торырга тиеш.
Әлегә бу вирус ризык аша күчә дигән теория исбатланмаган, ә фекалийлар аша булуы ихтимал, диелә бу хәбәрдә. Шулай да кибеттән алып кайткан әйберләр белән сак эш итү кирәк. Күпләр онлайн-сатып алуга күчә, тик бу очракта аны китереп бирә торган кешеләрнең сәламәтлегенә ышанып бетеп булмый.
Галимнәр ачыклаганча, коронавирус авыруы кешенең организмыннан тыш башка өслекләрдә ике-өч көн яши. Вирус бүлмә температурасында активлыгын киметә. Аның таркалу периоды сигез сәгать чамасы. Ләкин азык-төлеккә тиеп кенә, авыру йоктырудан курыкмаска кирәк, ди белгеч. Бөтен әйбер дә авыру белән йогышланмаган, аларга орынганнан соң ук, кешегә COVID-19 йога дигән сүз түгел.
Кибеттә дистанция саклагыз. Кибеттән алып кайткан пакетларны дезинфекцияләү ихтыяҗы фәнни яктан нигезле түгел. Вирус тартмалар, пакетларда булыр дип курыксагыз, продуктларны юып алыгыз, өстәл янына утырыр алдыннан кулларыгызны кимендә 20 секунд сабынлап юыгыз. Яки антисептик белән эшкәртегез.
Яшел үләннәрне, яшелчәләрне сабынлап юарга кирәкми. Аларны яхшылап һәм озак итеп салкын суда юсаң җитә. Ашкайнату трактына сабын эләксә, кеше косарга, эче китәргә дә мөмкин. Сабын азык-төлек юар өчен чыгарылмый, ди ул.
Гигиена өлкәсендәге башка белгечләр сүзләренчә, әгәр вирус йоктырудан курыксагыз, берничә киңәш:
- Өйгә алып кайткан товарларны өстәлнең аерым өлешенә генә куегыз. Сортларга аергач, продуктларны алып куйгач, өстәлнең бу урынын дезинфекцияләгез.
- Катыргы өстендә вирус бер тәүлеккә кадәр саклана ала. Шуңа күрә ярмаларны катыргы тартмадан пластик контейнерга салып саклагыз.
- Кибеткә бер тапкыр барганда, берничә көнгә җитәрлек товар алып кайту хәерле
Чыганак: Интертат
Фото: https://pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев