Кемнәргә коронавирус бөтенләй дә йокмый?
Полезная информация

Кемнәргә коронавирус бөтенләй дә йокмый?

«Без әлегә моны аңлата алмыйбыз. Ләкин коронавирус белән авыручы кешеләр белән күп тапкырлар контактта булган бер төркем кешеләргә авыру йокмый», — ди табиб

Билгеле бер төркем кешеләр коронавирус белән авырмый. Алар Covid-19 вирусы белән авыручы кешеләр белән элемтәдә булса да, бу вирусны йоктырмыйлар. Әмма моның сәбәпләре аңлашылмый һәм әлегә билгеле түгел. Бу хакта «Пастер исемендәге Санкт-Петербург эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты» директоры Арег Тоолян сөйләде, дип яза РИА Новости.

«Без әлегә моны аңлата алмыйбыз. Ләкин коронавирус белән авыручы кешеләр белән күп тапкырлар контактта булган бер төркем кешеләргә авыру йокмый», — дип сөйләде Тотолян «COVID-19 пандемиясе: сәламәт җәмгыять 2020» форумында. 

Белгеч аныклап узганча, әлеге феномен шәхси саклану чараларын куллану һәм барлык кагыйдәләрне үтәү белән генә бәйле түгел. 

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/ru/

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев